11 яшьлек Никитаны космодромга чакырганнар
11нче август көнне Никитаны ракетаның космоска очканын күзәтергә чакырганнар. Чынлап! Җитмәсә, бу көнне Никитаның туган көне дә булган. Аңа 11 яшь тулган. Ул Восточный космодромыннан «Луна-25» аппараты белән ракетаның космоска очуын карап торган. Менә сиңа мә!