Сәлкеш көндәлеген башлыйбызмы?
“Сәлкеш” дигән сүзнең нәрсә аңлата икәнен белә идеңме? Юк, ул “Сәләт”тә ял итүче бала турында гына түгел. Сәлкеш – “сәләтле” “кеше” сүзләрен кушып килеп чыккан. Һәм ел саен әлеге оешма үзенә республикабызның иң сәләтле балаларын җыя. Быел миңа да "Иҗат биләр форум"га барырга насыйп булды. Синең белән атна дәвамындагы хис-кичерешләрем белән бүлешергә телим. Куен дәфтәремә рәхим ит!