Хуш киләсен, Яңа ел!
Хуш киләсен, Яңа ел!
(икенче кечкенәләр төркемендә бәйрәм иртәсе)
Балалар музыка астында залга керәләр.Чыршы янында басып калалар.
Алып баручы:Хәерле көн, дуслар!Исәнмесез!Туган җиребезгә Яңа ел килә.
Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.