20 август 2019 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачты
"Без сезгә монда уңайлы булсын өчен тырышачакбыз", - диде Татарстан Президенты.
-
Ышанмагыз!
Гүзәлдән килгән хатны укыгач, без, дөресен әйткәндә, бераз гына аптырап та калдык. Дуслык һәм мәхәббәт турында мондый каршылыклы, кискен фикерләр ни сәбәпле туды икән соң яшүсмер кыз күңелендә? Бу хатны сез дә укып карагыз әле, малайлар-кызлар. Бәлки әлеге тема сезне дә уйландырыр? Фикерләрегезне «Көмеш кыңгырау» почтасына язып салсагыз да була, сайтыбызда да калдыра аласыз.
-
WorldSkills көннәрендә "Казан Арена" янында машиналарны калдыру тыела
Шәхси автомобильләрне якын-тирәдәге Чистай, Нигъмәтуллин һәм Адоратский урамнарында да парковкага куеп булмаячак.
-
Август аенда Татарстанда 4 мең чамасы кеше үзмәшгуль булып теркәлгән
Үзмәшгуль кешеләрнең күбесе Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада яши.
-
WorldSkills көндәлеге
WorldSkills Kazan 2019 чарасының талисманнары – Алмаз исемле малай һәм Алтын исемле кыз. Алар икесе дә һөнәр остазлары, фәннәр һәм сәнгать белгечләре.
-
Миңа ошады!
22нче августта Казанга барачакбыз. Хәзер, көннәрне санап, көтеп торабыз, ди «Әдәби марафон»да катнашкан Чулпаныбыз.
-
Кирмәнебез – гади түгел...
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйгегә блогерыбыз Әмир Фәрхуллиннан килгән шигырь.