17 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
“Кече Ватаным” республика фотопроекты старт алды
"Кече Ватаным" республика фотопроектының старты игълан ителде Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге (РГО РТ) "Кече Ватаным" республика фотопроектының стартын игълан итте. Бәйгедә 22 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар катнаша ала, җиңүчеләрнең эшләре Казанда күргәзмәдә күрсәтеләчәк. Оештыручылар куйган төп максат фотосурәтләр ярдәмендә туган якның георгафик һәм тарихи матурлыгына игътибар юнәлтүдән...
-
Шиһабетдин Мәрҗәни портреты сурәтләнгән сирәк конвертлар
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар, Екатерина Виславская). Казанлылар танылган дин эшлеклесе, татар тарихчысы һәм агартучы Шиһабетдин Мәрҗәни портреты сурәтләнгән сирәк конвертлар сатып ала алалар. Аның тууына 200 ел тулу уңаеннан махсус штемпель басу тантанасы "Хәзинә" Милли сәнгать галереясында үтте. Конвертта сурәтләнгән Ш.Мәрҗәни портретын 1898 елда рәссам Виктор Федоров ясаган. Картина...
-
Бүген “Черек күл”дә
Бүген казанлылар "Черек күл" паркындагы шугалакка килеп, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә алалар. Спорт кирәк-яраклары прокаты һәм кафеның бер көнлек кереме "Зәкят" хәйрия фондына күчереләчәк. Акция "Игелекле Казан" проекты кысаларында уздырыла. Тимераякларны прокатка бирү пункты 13.00 сәгатьтә ачыла, 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр биредә фигуралы шуу буенча мастер-класс узачак. Тәнәфес вакытларында...
-
«Тарих эзләреннән» V Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенә гаризалар кабул ителә!
Татар халкының тарихына багышланган «Тарих эзләреннән» V Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенә гаризалар кабул ителә! Конкурс Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге Татар халкының тарихына багышланган V «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесен уздыралар. Бәйге өч этапта үткәрелә: I этап - 2018...
-
«Дулкыннар» Республика Бәйгесе
«Дулкыннар» Республика бәйгесе быел Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышлана Конкурс Узган 2017 елның октябрь-ноябрь айларында «Дулкыннар» Республика бәйгесенең беренче этабы старт алган иде. Бәйге быел татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган. Бәйгенең максаты: татар җырчысы Әлфия Авзалованың тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда...
-
Чаллыда беренче интерактив музей старт алды
Чаллыда беренче интерактив музей старт алды. Шәһәребезнең балалар һәм яшьләр иҗат сараеның этнографик музее интерактив экускурцияләр үткәрә башлады. Республика тарафыннан үткәрелә торган грантка нәкъ менә Чаллылылар лаек булган. 200 сум күләмендәге җиһаз бүген әлеге музейда үз урынын тапты. Яңа ноутбуклар, видеопроектор, зур экраннар аша иҗат сараеның гына түгел, ә бөтен...