3 май 2018 яңалыклары
-
“Бабама хат” акциясендә катнаша аласың
9 май көнне Казанда Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда "Бабама хат" ("Письмо деду") акциясе үтәчәк. Акциядә катнашу өчен Җиңү көнне музейга килеп, фронтовикларга хат язарга - аларны Җиңү көне белән котларга, рәхмәт белдерергә, сораулар бирергә, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгыз турында сөйләргә кирәк. Иң үтемле һәм кызыклы хатлар "Казан Кремле" Музей-тыюлыгының...
-
Кариев театры Бөек Ватан сугышы ветераннарын спектакльгә чакыра
6 майда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Җиңү көне уңаеннан Казан районнары һәм якын-тирә районнардан Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәткәрләрен "Бер мәхәббәт тарихы" (Р.Шәриф) спектаклен карарга чакыра. Спектакль 19.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Петербург урамы, 55б йортта узачак. Барыгызны да көтеп калабыз!