Үтүкнең туган көне
6 июнь – электр үтүге көне
Чалбарың, итәгең бөгәрләнсә, аларны тигезләп алырга үтүк ярдәмгә килә. Элекке вакытта аларның күмер белән җылытыла торганнары да, утта кыздырып, тукыманы тигезли торганнары да булган.
Тора-бара электр үтүкләре дә барлыкка килгән. Электр үтүгенең туган көнен 6нчы июньдә билгеләп үтәләр. Чөнки 1882нче елның нәкъ менә шушы көнендә аны Генри Сили дигән кеше патентлаган.
Беренче электр үтүге күмер электродлары ярдәмендә кызган һәм 6,8 кг авырлыкта булган. Аны җылытыр өчен байтак вакыт таләп ителгән. Алардан күп очракта ток тоткан. Шуңа да кулланучылар аларны сатып алырга ашыкмаган.
Соңрак спираль ярдәмендә җылына торган үтүкләр ясаганнар, спиральне корпус белән каплаганнар. Шулай иткәч, аннан ток сукмый башлаган.
1926 елда пар белән үтүкли торган беренче электр үтүге барлыкка килгән. Шул ук вакытта термостатлы җиһазлар да ясый башлаганнар. Тукыма төренә карап, мәсәлән, йон, ефәктән эшләнгән киемнәрне үтүкләгәндә температураны үзгәртергә мөмкин булган. Шуннан соң үтүкләр тагын да камилләшкән.
Германиядәге Гоксхайм замогында «Үтүк» музее эшли. Анда 1300 дән артык экспонат бар.
Шулай ук Россиядәге Переславль-Залесский шәһәрендә дә «Үтүк» музее бар икән. Андагы иң бәләкәй үтүк нибары 10 граммлы, ди. Бу уенчыкны XIX гасыр уртасында Тула шәһәрендәге бер оста ясаган. Ә коллекциядәге иң авыр үтүк — 12 кг икән. Аны армиядә шинельләр, одеаллар үтүкләр өчен кулланганнар. Музейдагы иң борынгы үтүк 2 гасыр ярым элек ясалган. Ул ятып торучы арыслан формасында эшләнгән.
Үтүк белән эшләгәндә сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев