Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Сәлам бирсәң, ишеттереп бир

21нче ноябрь – сәламләшү көне.

Аз-маз тарих

Америкада яшәүче бертуган Майкл һәм Брайен Маккомаки 1973 елда Җир шарының бөтен почмакларына хат язып салалар. Анда хатны кулына алган һәр кешедән, урамга чыгып, ун кешене сәламләвен сорыйлар. Җирдә яшәүче барлык кешеләр дус, ягъни сугышларсыз да яши ала бит, дип саный алар. Маккомакиларның хатына бөтен илләрдә диярлек теләктәшлек белдерәләр. Аңа хәтта дәүләт башлыклары да колак сала. Хәзер бу көнне 200гә якын илдә бәйрәм итәләр.

 

Сәлам! Исәнме!..

Исәнләшү тирән мәгънәгә ия. «Исәнмесез» дип әйтү кешенең сәламәтлегенә, исән-имин йөрүенә сөенүне аңлата. Бездә кешеләр белән кул биреп яки ике куллап күрешү гадәте бар. Бу бигрәк тә ир-атларга хас. Борынгы заманнарда үзара дошманлашып яшәгән кешеләр, килешергә теләп, бер-берсенә кул биреп сөйләшкән. Кулда корал юклыгын аңлаткан бу гамәл.

Каюм Насыйри: «Сәлам бирсәң, ишеттереп бир, сәлам алсаң, ишеттереп ал», – дип язып калдырган.

 

Төрле илдә төрлечә

Кайсыдыр илгә барырга җыенасың икән, ул халыкның ничек сәламләшүен белү – тәрбиялелек билгесе булачак.

Японнар бер-берсен баш кагып яки баш иеп сәламли.

Таиландка барсаң, учларыңны куш та күкрәккә яки башыңа якын китер һәм җиңелчә генә иелеп ал.

Тибетта әле һаман исәнләшкәндә тел чыгару гадәте саклана. Бу гадәт кара телле Ланг Дарма исемле идарәче заманнарына барып тоташа, диләр. Аның вафатыннан соң явыз көч башка кешегә күчеп калмаган микән дип шикләнгәннәр. Үзләренең яхшы ниятле булуларын тибетлылар шулай күрсәткән.

 Син дә кушыл!

Бу көнне шундый флеш-моб үткәрә аласың.

Телефон яки камерага сәламеңне яздырасың һәм социаль челтәрләргә куясың. Эстафетаны тагын ун кешегә тапшырасың. Миниатюр роликлардан менә дигән фильм килеп чыгачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев