Шигырь уку баш мие эшчәнлеген яхшырта
21нче март – Бөтендөнья шигърият көне.
Сез шигырь яратасызмы? Шигырь уку ми эшчәнлеген яхшырта дигән нәтиҗәгә килгән Бөекбритания галимнәре. Ә шигърият дөньясы – гаҗәеп бай дөнья ул, ә без берничә генә кызыклы фактка тукталыйк.
Иң беренче шагыйрә Аккад шаһинәсе Энхедуанна була, ул безнең эрага кадәр 23нче гасырда яши.
Кол Гали – урта гасыр татар әдәбиятына нигез салучысы. Аның иң мәшһүр әсәре – «Кыйссаи Йосыф» поэмасы 1233 елда языла.
Рус шагыйрьләре – 5, гарәп шагыйрьләре 28 шигъри үлчәмне куллана.
Пушкин әсәрләрендә 22 мең сүз, Лермонтовта – 15 мең сүз бар.
XVIII гасырда яшәгән Кытай императоры Цяньлун боек, моңсу шигырь язучыларны җәзага тарткан. Метрофобия исә шигърияттән курку чире, ягъни шигырьләрдәге мәгънәне аңламаудан куркучы кешеләр дә була икән.
Ә безнең сайтыбызның «Шигърият» сәхифәсендә заманыбыз шагыйрьләренең, классикларыбызның бик күп әсәрләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев