Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Песиләр көне

Россиядә язның беренче көнендә Песиләр көнен билгеләп үтәләр.

Песи, песи, пескәем...
Россиядә язның беренче көнендә Песиләр көнен билгеләп үтәләр. Ул 2004 елда Мәскәүнең Мәчеләр музее һәм «Кот и пес» журналы редакциясе ярдәмендә барлыкка килгән. Нәкъ менә алар беренче тапкыр песекәйләргә багышланган тантана оештырганнар.

Кайчак дөньяны ямьләү өчен, янәшәңдә яраткан песиең булу да җитә. Йомшак кына сырпаланып, койрыгын болгап мыраулап йөргән дүрт тәпиле дустың шунда ук кәефеңне күтәреп җибәрә.

Песиләр турында хәтта аерым фән дә бар — фелинология ул. Әлеге фән песиләрнең бик тә акыллы һәм файдалы хайван булуын да ассызыклый.

Кызыклы фактлар

Песи — Җирдә иң борынгы җәнлекләрнең берсе. Ул 30 млн ел элек тә яшәгән, дип санала.

Мәче колагын 180 градуска бора ала.

Мәченең 12 пар мыегы бар.

Куркыныч янаганда, песи сәгатенә 48 чакрым тизлектә йөгерә ала.

Йорт песиләренең уртача гомер озынлыгы — 15 ел. 3 яшьлек песи 20 яшьлек кешегә туры килә. 15 яшьлек песи 70 яшьлек кеше яшендә.

Песинең йөрәге минутына 140 тапкыр тибә! Кешедә норма — 75.

Песиләр 60 кГц ешлыктагы тавышны да ишетә. (Этләр — 40 кГц, кешеләр исә 20 кГц ешлыкта ишетергә сәләтле.) Шунлыктан тычканның тавышсыз гына хәрәкәте дә песиләргә аермачык ишетелеп тора.

Безне бармак эзләре буенча аерырга мөмкин булса, песиләрне — борыннары буенча! Бер-берсен кабатлаган песине очратмассыз.

Песиләр итсез озак тора алмый. Иттә алар өчен кирәкле булган аминокислота (аргинин) бар.

Песиләр ерактан, этләр якыннан әйбәт күрә.

Песиләр йөздән артык аваз чыгара ала. Ә этләр унлап авазга гына ия, ди белгечләр.
Йоклаган вакытта песиләр тырнакларын тәпиләре эченә яшерә. Бу — барлык мәчесыманнар гаиләсенә кагыла. Гепардлар гына тырнакларын һәрвакыт һөҗүмгә әзер тота.

Песиләр беркайчан да үзара мияулап аралашмый. Аларның аралашу теле — ысылдау, мырлау, фыркылдау. Ә мияулап алар кешегә генә «эндәшә».

Айлурофилия — песиләрне чамадан тыш, чиксез ярату. Чиктән ашкан булганга күрә, ул психиатрия төшенчәсе. Кечкенә генә фатирда дистәләгән песи асраучыларны белсәң, димәк, бу — айлурофилия.

Әгәр песи койрыгын болгый икән, димәк, ул «уйлый». Мәсәлән, ишек янында торганда, яңгыр яуганын күрсә, урамга чыгасымы, әллә җылы өйдә каласымы, дип уйлый ул.

Песиеңнең аякларын селкеп торганын күрсәң, игътибарлы бул: аңа нидер ошамый, ул шуны аңлатмакчы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев