Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Халыкара маймыллар көне

14нче декабрьдә Халыкара маймыллар көне билгеләп үтелә. Хайваннарга багышланган бәйрәмнәр арасында аерым урын алып тора ул. Бу аның ничек барлыкка килүе белән бәйле.

Маймыллар (лат. Haplorhini) Америка, Африканың тропик һәм субтропик төбәкләрендә (Мадагаскардан тыш), Гибралтарда, шулай ук көньяк һәм көньяк-көнчыгыш Азиядә, Япониядә яши. Хәзерге вакытта маймылларның 400дән артык төре мәгълүм.

 

Маймыллар көне рәсми бәйрәм түгел һәм ул нинди дә булса илнең дәүләт яки милли бәйрәме булып тормый.

 

Ул Мичиган университеты студентларының шаяртуы аркасында барлыкка килгән. Бер студент календарьда 14нче декабрьне маймыллар көне дип билгеләп куя. Бу 2000 елда була. Ул чакта бу уен студентларның шаян бәйрәм оештыруы белән тәмамлана. Тормышта шулай бит ул - шаярып кына башлаган әйберләр акрынлап традициягә әверелә. Бу очракта да шулай килеп чыга, ә интернет инде бу бәйрәмне халыкара дәрәҗәгә күтәрә.

 

Рәссам Кейси Сорроу Маймыллар көне идеясен үзенең сәнгать эшләрендә һәм комиксларында куллана башлый, бу исә бәйрәмнең башта АКШта, аннары башка илләрдә таралуына китерә. Бәйрәм юмористик формада үтә, чарада катнашучылар маймылларга охшатып махсус костюмнар кия.

Бүген дөньяның күп кенә зоопарклары Халыкара маймыллар көнен үткәрүдә катнаша. Зоопаркка килүчеләр, алар күбесенчә балалар, маймылларның төрләре, аларның үз-үзләрен тотышлары, үсеш үзенчәлекләре, туклану, табигый яшәү тирәлеге белән таныша алалар.

 

Алга таба бу бәйрәм тагын да популярлашырга һәм хәтта, табигатьне саклау буенча халыкара оешмалар инициативасы белән, рәсми статус алырга да мөмкин.

 

Гармунчы аю белән җырчы маймыл (Фатих Кәрим). Тулырак: http://chelny-rt.ru/index.php/news/%D3%99d%D3%99bi-h%D3%99zin%D3%99/garmunchy-ayu-beln-yrchy-maymyl

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев