Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кәрәзле телефонның туган көне

Кәрәзле телефонның туган көне ел саен 3нче апрельдә билгеләп үтелә.

Кәрәзле телефон – файдалы әйбер. Аның ярдәмендә теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы урында элемтәдә булу мөмкинлеге бар. Кешелек бу уйлап табуга инде шулкадәр күнеккән ки, аны тормышның алыштыргысыз бер детале итеп кабул итә. 

Кәрәзле телефонның туган көне ел саен 3нче апрельдә билгеләп үтелә.

Кәрәзле телефоннарның беренче эксперименталь моделе Советлар Союзында XX гасырның 50нче еллары ахырында җыелган. Ул 3 кг авырлыкта була.

1973 елда беренче мобиль телефон аппараты моделе Motorola Dyna TAC барлыкка килә. Бу телефон экрансыз һәм аның 12 төймәсе була: 10сы саннар, 2се сөйләшүне башлау һәм тәмалау өчен.

1973 елның 3 апрелендә телефонны уйлап табучы Мартин Купер (ул «Motorola» компаниясендә эшли) беренче тапкыр мобиль элемтә аша көндәш фирмага шалтырата. Бу көн кәрәзле телефонның туган көне булып санала.

Кызыклы фактлар

  • IPhone иң күп кулланылышлы телефон дигән стереотип бар, ә чынлыкта Nokia 1100 шундый телефон икән. Аны чирек миллионнан артык кеше сатып алган.
  • Кәрәзле телефоннар турында рекламалардагы мәгълүматның дөреслеге 40% тан артмый.
  • Ел дәвамында иң күп SMS хәбәрләр Британиядә җибәрелә. Бу илдә бер номердан уртача 18 мең хәбәр җибәрелә.
  • 2009 елда Amazon.com кибет кәрәзле телефон аша заказ биреп алынган товарлар буенча шәхси рекорд куйган. Заказларның суммасы 1 млрд. доллар тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев