Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кәгазь хатлар язу көне

11нче ноябрь – кәгазь хатлар язу көне

Бигрәк җиңел һәм рәхәт тормышта яшибез инде без. Хәл-әхвәл белешү, аралашып алу өчен күп кирәкми, бары бер смс хәбәр җитә. Хәбәреңне язып җибәрүгә, тиз арада җавап хаты килеп ирешә. Ә бит якынча 20-30 еллар элек хәлләр башкачарак булган.

Элек хәбәрләшү өчен кулдан язылган кәгазь хатлар кулланылган. Кулыңа каләм алып, уеңда булганнарны кәгазь битенә язасың да почтага илтеп тапшырасың. Шуннан иң кызыгы – җавап көтү процессы башлана. Ә ул син көтмәгәндә килеп төшә һәм җавап итеп тагын хат язуны сорый. Һәм шулай дәвам итә.

Хәзер заманалар үзгәрде. Кызганычка каршы, кәгазь хатлар язу тулысынча үткәндә калды. Аралашу, теге яки бу мәгълүмат белән уртаклашу өчен төрле ысуллар кулланыла. Дөнья буенча смс, ммс һәм электрон хатлар йөри. Кәгазь хат язу традициясен яңадан торгызу өчен, махсус бәйрәм уйлап тапканнар.  Ел саен 11нче ноябрьдә –  кәгазь хатлар көне билгеләп үтелә. Бүген без хатлар язу тарихы һәм почта белән бәйле берничә кызыклы факт турында сөйләшергә булдык.

 Аралашу тарихы

Борын-борын заманнарда кешеләр хәрефләрнең, сүзләрнең ничек язылганын белмәгән. Шул сәбәпле, бер-берсенә төрле мәгълүматлар җиткерү өчен, предметлар ярдәмендә аралашканнар. Аннан соң төрле рәсемнәр ярдәмгә килгән. Бары җиңел рәсемнәр генә ясалырга тиеш булган. Авырларын ясаганда берни дә аңлашылмаган. Тора-бара кешеләр иероглифлар, тамгалар өйрәнгәннәр. Нибары XII гасырда гына Европада беренче кәгазь барлыкка килгән. Шуннан бирле кәгазь ярдәмендә аралаша башлаганнар. Мисырда папируска язу киң таралган булган. Борынгы рус җирендә каен тузына язганнар. «Тузга язмаганны сөйләмә» гыйбарәсе шул вакытлардан ук популяр. 

Бер – 100

Хәзерге вакытта дөньяның төрле почмакларында һәр секунд саен 100дән артык электрон хатл һәм смс җибәрелә. Уйлап кына кара, «бер» дигәнче күпме смс адресатына барып ирешә дигән сүз бит бу!

Иң озын хат

Тарихта язылган иң озын хат булып – инглиз кешесе Алан Форманның үз хатынына юллаган хәбәре санала. Бу хатта барлыгы 1 402 344 сүз була. Күпме кәгазь бите сарыф итәргә һәм, иң мөһиме, ниләр язып бетерергә кирәк моның өчен?!

Колумб хаты

Бу бөек сәяхәтче дөньяда иң күп таралган хатның авторы санала. Колумбның ачышлары турында Испания королевасына юллаган хаты 1992 елда 500 телгә тәрҗемә ителә.

Барысыннан да күбрәк

Баксаң, үз гомерендә иң күп хатларны Япон түрәсе Вичи язган. Ир командировкаларда вакытта тормыш иптәшенә барлыгы 1307 хат җибәргән. Соңрак бу хәбәрләр барысы бергә җыелып, 25 томлы 12 мең битлек китап зурлыгын тәшкил итә. Ә без кайсыбер вакытта телефоннан хәрефләр җыярга иренеп, «тавыш»лы смс кына юллыйбыз!

Санта Клаус һәм Кыш Бабай

Дөньяда иң күп хат алучылар рәтендә икенче урында Санта Клаус тора (беренчелекне Рим папасы ала). Бу персонажның почта хезмәтендә 3000 кеше эшли. Сүз уңаеннан, Россиядә Кыш Бабайга хатларны Бөек Устюгка язалар. Безнең илдә Кыш Бабайга ел саен 500 мең кулдан язылган һәм шулкадәр үк электрон хатлар китә. Яңа ел җитәргә ике айдан ким вакыт калып бара. Син хат язарга утырдыңмы, дөресрәге, теләкләреңне уйлый башладыңмы әле?

Аркылыга һәм буйга

Элекке заманнарда хатның бәясе авырлыгына бәйле булган. Шуңа күрә кешеләр кәгазьне хәстәрле тотканнар. Еш кына хат язучы дәфтәр битен буеннан-буена язып тутырганнан соң, 90 градуска борып, янә аркылыга язып киткән. Шунысы кызык, ул хатны алучы андагы сүзләрне укый, таный алдымы икән?

Компьютер, телефон аша хәрефләр җыю җайлы, әлбәттә. Тик ул баш миенең һәрвакыт үсештә булуына ярдәм итәме соң? Галимнәр фикеренчә, нәкъ тә менә кулга каләм алып, уй-фикерләрне кәгазь битенә төшергән вакытта гына баш мие бар көченә эшли. Укучылар өчен бу эш бигрәк тә файдалы. Иншаны кәгазь битенә язганда аларның фикерләре төгәл һәм күпкә байрак була. Чөнки ручка тотып язганда, баш мие әйбәтрәк эшли икән. Моннан тыш, кулдан язу хәтерне яхшырта, сүзләрнең дөрес язылышы ныграк истә кала.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев