Җир-су - безнең дуслар
22 март - бөтендөнья сү көне. 30 март - җирне яклау көне.
Чит җирләргә киткәндә, борынгы кардәшләребез туган җирнең бер уч туфрагын ала торган булганнар һәм аны изге әйбер итеп саклаганнар.
Туфрак бик акрын барлыкка килә: 200 елга – 1мм. Ә аны җимерү бик тиз. Соңгы 100 елда Җирдә уңдырышлы җирләрнең якынча дүрттән бер өлеше юкка чыгарылган.
Су – тереклек чыганагы
Җир шарындагы суның 3 проценты гына төче сулыклар, 97 проценты – тозлы диңгез сулары. 100л суның 3л гына эчәргә яраклы. Ул суның да бөтенесен кулланып булмый, чөнки аларның күбесе боз хәлендә. Бер өлеше тирән җир катламнары астында. Без эчә торган су запаслары артмый, ә аны куллану көннән көн арта бара.
БЕЛӘСЕҢМЕ?
1 кешегә 1 тәүлеккә 500л су сарыф ителә.
1кг кәгазь ясау өчен 50-140л, 1кг корыч кою өчен 20-120л, 1кг дөге үстерүөчен 4000л, 1кг бодай үстерүөчен 900л су кирәк.
Ел саен дөньядагы сулыкларга 10 меңнәрчә товар поездларын тутыра алырлык зурлыкта зарарлы матдәләр эләгә. Хәтта Арктика суларында да кер порошогы тапканнар, ә Антарктидада яшәүче пингвин гәүдәсендә зарарлы химик матдәләр табылган. Европадагы кайбер елгаларда – Сена, Дунай, Рейн, Иделдә коену тыела!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев