Быел Ленинградның камалыштан чыгуына 80 ел
Батырлык онытылмый.
Бөек Ватан сугышының 79нчы көнендә, ягъни 1941 елның 8нче сентябрендә, немец фашистлары, Ленинград шәһәрен (хәзерге Санкт-Петербург) чолгап алып, аны камалышта (блокадада) калдырган. 872 көн дәвам иткән ул афәт.
1944 нче елның 27нче гыйнвары — Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бу бөек вакыйгага 80 ел тула.
Сугышка кадәр Ленинградта 3 миллионнан артык кеше яшәгән. Блокада елларында шуның 1 миллионнан артыгы һәлак булган. Ленинград кебек язмышлы бер генә шәһәр дә юк. Аның гаҗәеп батырлыгы, чыдамлыгы тарих түрендә урын алды.
Димәк, дуслар, бүген чал тарихның бик аяныч һәм моңсу бите — Ленинград блокадасы турында сөйләшәбез. Тарихны барлыйбыз. Хәтер йомгагын сүтәбез. Сабак алабыз. Уйланабыз...
Беренче көннәр...
Камалышның беренче көннәреннән үк фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар. Кайгы һәр гаиләгә килә. Күп гаиләләр тулысы белән үлеп бетәләр. Йортларда, урамнарда, кая карама — үле гәүдәләр, аларны хәтта җирләп тә өлгерә алмыйлар.
1941 елның кышында завод һәм фабрикаларның күпчелеге ябыла. Ачлыктан хәлсезләнгән хезмәт ияләре салкын, караңгы цехларда салкыннан яргаланып беткән куллары белән сугыш кирәк-яраклары ясыйлар.
Өлкәннәр белән беррәттән, үсмерләр һәм балалар да тырышып эшли. Ачлык-ялангачлыкка карамастан, беренче кышта эшчеләр һәм белгечләр фронтны кирәк-яраклар һәм кораллар белән өзлексез тәэмин итеп торалар.
Камалышта калганнар коточкыч шартларда яшиләр. Мунчалар, кер юу урыннары эшләми, кибетләрдән бернинди кием-салым, хуҗалык товарлары табып булмый. Биналар сукыр лампа һәм чыра белән яктыртыла. Җылыну һәм су кайнату өчен өйдәге җиһазларны, китапларны ягалар.
Шәһәрне су белән тәэмин итүче соңгы су станциясе дә сафтан чыга. Китерелгән суга көннәр буе чират торалар, Нева елгасына суга йөриләр.
Агач чүбеннән икмәк
Азык-төлек запасы тиз арада юкка чыга. Ул карточкалар белән генә бирелә. Икмәк кадере
Әгәр 1941 елның сентябрендә эшчегә тәүлегенә 600 грамм икмәк тиеш булса, ноябрьдә ул 250 граммга кадәр кимегән. Башкаларга, шул исәптән балаларга да, көнлек норма буенча, нибары 125 грамм ипи бирелгән. Бер кешегә тиешле ипи кисәге шырпы кабы зурлыгында гына була. Анысы да агач чүбе кушып пешерелгән.
Блокада балалары
Блокадада калучылар арасында балалар да шактый булган. Ләкин аларның үлүчеләр саны өлкәннәргә караганда азрак. Бу очраклы хәл түгел. Чөнки өлкәннәр үзләренең икмәк өлешен сабыйларына бирергә тырышканнар.
Ленинградлылар бөтен гаиләләре белән вафат булган. Санкт-Петербургның тарих музеенда 14 яшьлек Таня Савичеваның көндәлеге саклана. Ул анда туганнарының үлгән көннәрен язып барган.
«Женя 1941 елның 28 декбрендә көндезге сәгать 12 дә үлде. Әбием 1942 нче елның 25 гыйнварында көндезге сәгать 3 тә үлде. Лека 1942 елның17 мартында иртәнге сәгать 5 тә үлде. Вася абый 1942 елның 13 апрелендә төнге сәгать 2 дә. Лёша абый 1942 елның 10 маенда көндезге сәгать 4 тә. Әни 1942 елның 13 маенда иртәнге 7.30да. Савичевлар үлделәр. Барысы да үлде. Таня үзе генә калды.» Тетрәндергеч хәл...
«Яшәү юлы»
1941 елның ноябрендә Ладога күле өстендә камалыштагы шәһәрне коткару өчен бердәнбер юл салынган. Халык аны «Яшәү юлы» дип атый.
Боз өсте буйлап самолёт һәм артиллерия утлары астында шәһәргә азык-төлек, медикамент, ягулык, корал озатыла. Нәтиҗәдә, йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән йолып калына.
Шәһәр халкын да шушы юлдан алып чыгалар. «Яшәү юлы» буйлап картлар, балалар — илебезнең төрле почмакларына, шул исәптән, Татарстанга да җибәрелә.
Апрельдә кар-боз эри башлый, һәм данлыклы «Яшәү юлы» ябыла. 152 көн ул Ленинградка яшәү сулышы өреп тора.
Мәчеләр — коткаручылар
1944 елның кышында Ленинградка Себердән 4 вагон мәче китерәләр. Аларның бер өлешен вокзалга җибәрәләр, калганын шәһәр халкына тараталр. 5 меңләп песи азык-төлекне һәм Эрмитаждагы сәнгать әсәрләрен күселәрдән саклыйлар.
Ленинград азат!
Бу дәвердә радио искиткеч тәэсир итү көченә ия була. Ул шәһәр халкына рухи ныклык бирә, көрәштә ялгыз булмауларын тоярга ярдәм итә.
Ленинградлыларның батырлыгы бөтен совет халкының рухын күтәрә. 1944 елның гыйнвар азагында совет гаскәрләре Ленинградны камаган фашистларны тар-мар итә. Дошман шәһәрдән 60-100 километрга читкә алып ыргытыла.
Шулай итеп, 29 айдан соң Ленинград блокадасы өзелә. Анда катнашучыларга Ленинградта һәйкәл куела.
1944 елның 27 гыйнварында Ленинградны камалыштан тулысынча азат итү хөрмәтенә Нева ярларында 324 орудиедән тантаналы артиллерия салюты яңгырый.
Ленинградның камалыштан чыккан көне уңаеннан Россиядә күптөрле чаралар уздырыла. Фото һәм рәсем күргәзмәләре ачыла. Спектакльләр, концертлар куела. Форумнар, экскурсияләр оештырыла. Туган илебез иминлеге өчен җаннарын аямаган Батырлар онытылмый. Аларның исеме мәңгелек.
Лариса Шәемова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев