Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бөтендөнья рок-н-ролл көне

Бу бәйрәмне рок-музыканы яшәү рәвеше итеп сайлаган фикердәшләр билгеләп үтә.

Бәйрәмнең нигезе булган тарихи вакыйга 1954 елның 12нче апрелендә була - Билл Хейли яңа музыкаль юнәлештә «Тәүлек әйләнәсе Рок» (Rock Around The Clock) җырын яза. Бу җыр бик тиз арада АКШ чикләрен узып, бөтен дөньяга тарала.

Рок-музыканың тарихы

XX гасыр уртасында, икенче бөтендөнья сугышыннан соң, кешеләр тыныч тормышка омтыла. Ул вакыттагы тыныч һәм сентименталь музыка шул чор кәефенең чагылышы булып тора. Әмма рәсми музыка белән беррәттән, Америкада бөтенләй башка – шау-шулы, дәртле ритм-энд-блюз яши. Ул кара тәнлеләр арасында киң таралган була.

Бервакыт кич белән Кливленд радиостанциясенең диск-жокее Алан Фрид ритм-энд-блюз стилендәге музыканы эфирга чыгарып карый. Һәм тамашачыга аны икенче исем белән – рок-н-ролл дип тәкъдим итә. Алан Фрид ярдәме белән ритм-энд-блюз тулы яңгыраш ала, кара тәнлеләр музыкасы гына булып калмыйча, киң кулланылышка чыга.

Ак тәнле башкаручылар арасында рок-н-роллның беренче йолдызы җырчы һәм гитарачы Билл Хейли була. Аның ритм-энд-блюз, кантри һәм урам сленгын берләштергән музыкасы искиткеч уңышка ирешә.

Әлеге юнәлешкә нигез салучылар арасында күп кенә яшүсмерләр һәм яшьләрнең кумиры булган легендар Элвис Пресли да бар. Фанатлары аның кием стиле, манералары һәм хәрәкәтләреннән үрнәк алалар.

1960 еллар башында рок-н-роллның яңа юнәлеше – поп-рок барлыкка килә. Атаклы «Ливерпуль дүртлеге» Beatles группасын төзи һәм үз композицияләре белән дөньяда битломания «эпидемиясен тарата».

1964 елда куәтле тавышы белән аерылып торган Rolling Stones төркеме барлыкка килә. 1970 елларда Pink Floyd, Deep Purple, Led Zeppelin, Black Sabbath төркемнәре белән психоделик рок туа. Бу ун елны рок-мәдәният үсешендә алтын чор дип саныйлар.

Җитмешенче еллар азагы панк-рок барлыкка килү белән истә кала. Беренче планга вокал һәм текстлар чыга башлый. Аларда еш кына хөкүмәт, сәясәт, җәмгыятьнең бай катламнарына карата тәнкыйть яңгырый.

Бу чорда Sex Pistols, The Clash, Stooges төркемнәре популяр була. 1980 елларда хатын-кызлар да рок җырлый башлый, ә 1990 елларда иң якты рок-н-роллчы - Курт Кобейн һәм аның Nirvana төркеме була.

СССРда рок-музыка

СССРда рок-музыка XX гасырның икенче яртысында көнбатыш музыка йогынтысында барлыкка килә. Александр Градский оештырган «Сокол», «Скифы», «Скоморохи» һәм «Славяне» - иң беренче рок-төркемнәр була.

СССРга кадәр барып җиткән битломания дулкыны һәр мәктәптә диярлек үз рок-төркемнәрен булдыруга китерә. Әлеге коллективларның кайберләре 1970нче еллар сәхнәсенең төп шәхесләренә әйләнә, мәсәлән, танылган «Машина времени» төркеме. Тик рок-н-ролның таралуы совет сәясәте һәм мәдәни цензура тарафыннан тоткарланып тора.

 

Шуңа да карамастан, 1980 еллар башына СССРда тулы канлы рок-хәрәкәт формалаша башлый. «Кино», «Алиса», «АукцЫон», «Оберманекен», «Странные игры» һәм башка стильдә төркемнәр туа.

1985 елда Мәскәү рок-лаборатория ачыла, ул башкала төркемнәренә үз эшчәнлекләрен ачыктан ачык алып барырга мөмкинлек бирә. «Наутилус Помпилиус», «Зоопарк» һәм «Бригада С» төркемнәре танылып китә.

1980 еллар азагында рус рок-музыкасы тулысынча «күләгәдән чыга».

Бүгенге көндә рок-музыка

Бүген рок-музыканың күп кенә юнәлешләре бар: җиңел бию рок-н-ролыннан алып бруталь агрессив грайндкорга кадәр. Җырларның текстлары тирән, фәлсәфи яки җиңел, шаян булулары белән аерылып тора. Рок-музыка еш кына поп-музыкага каршы куела, әмма «рок» һәм «поп» төшенчәләре арасындагы чикләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев