Бөтендөнья кул юу көне
Бөтендөнья кул юу көне 15нче октябрьдә билгеләп үтелә.
“Ашар алдыннан кулларыгызны юыгыз” дигән сүзләрне еш ишетәсезме? Ә 15 октябрь көнне бу сүзләрне катгый рәвештә үтәргә дә кирәк булыр. БМОның Балалар фонды 15нче октябрьне рәсми рәвештә кул юу көне дип игълан иткән.
Юылмаган куллар аркасында бик күп авырулар: холера, вируслы пневмония, гепатит, грипп һәм ОРВИ барлыкка килергә мөмкин. Күпләр хастаханәгә нәкъ менә ризык кабул итәр алдыннан кул юарга оныту сәбәпле килеп эләгә. Сәламәт бул, гап-гади кагыйдәләрне үтәргә онытма, яме! Тик бу көнне генә түгел, ә һәр көнне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев