Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне
Бу бәйрәмне 23нче июльдә билгеләп үтәләр.
23нче июль – Бөтендөнья кит һәм дельфиннар көне
Календарьда бу дата 1986 елда барлыкка килә. Сәбәбе – югалу чигенә килеп җиткән диңгез хайваннарын саклау. Китларны һәм дельфиннарны аулау, аларның итен куллануга чик кую үз көченә керә. Шул сәбәпле, әлеге дата Бөтендөнья китларны саклау көне буларак билгеләнә.
Дулкыннарда – дельфиннар
Дельфиннар – кызыклы җан ияләре. Гадәти булмаган факт: әдәбиятта һәм кинематографиядә аларны бик дус һәм кызыксынучан хайваннар итеп күрсәтәләр. Шул ук вакытта косатка – салкын канлы ерткыч, балыкка гына түгел, имезүчеләргә һәм хәтта үзенең зуррак «туганнары» – зәңгәр китларга да ташлана ала.
Фәннең соңгы мәгълүматлары буенча, дельфиннарның зур сүзлек запасы бар. Алар 14000 төрле сигнал тавышлары чыгара. Шулай ук дельфиннарда, кешеләргә ярдәм итәр өчен, үзаң һәм кызгану хисе бар.
Дельфиннар, күзләре үзенчәлекле урнашканга, тирә-юньне 300 градуста күрәләр. Күзләрнең аерым структурасы аркасында дельфин караңгыда да яхшы ориентлаша. Дельфинның тәне бик шома, сыгылмалы, һәм бу аңа суда җиңел, тиз хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Алар сәгатенә 50 километр тизлектә йөзә ала. Дельфинның койрыгы, балыклардан аермалы буларак, горизонталь урнашкан һәм көчле мускуллардан гыйбарәт.
2700 кеше авырлыгында?!
Океан – күп җан ияләре өчен яшәү урыны. Җирдә иң зур хайваннар булып китлар санала. Мәсәлән, зәңгәр муенлы кит 32 метр озынлыкка кадәр үсә ала, ә бер өлкән затның теле зур фил авырлыгында.
Китлар һәм дельфиннар – гаҗәп җан ияләре. Аларның ата-бабалары җирдә 55 миллион ел элек – кешелек дөньясы барлыкка килгәнче үк яшәгән. Китларның ерак бабалары дүрт аяклы коры җир хайваннары булган. Шуннан соң алар ризык эзләп океанга киткәннәр. Молекуляр-генетик мәгълүматлар кит сыманнарның куш тояклылар, аерым алганда, гиппопотамнарның якын туганнары булуын күрсәтә. Аларның тәннәрендә әле дә йон калдыклары бар. Шулай ук алар җылы канлы һәм үз балаларын сөт белән тукландыралар. Китлар хәтта бик салкын суда да йөзә, чөнки тире астындагы май катламы калын. Китлар һәм дельфиннар бер-берсе белән уйнарга сәләтле.
Тышкы яктан китлар һәм дельфиннар балыкларга охшаган, әмма алар саңаклар белән түгел, ә үпкәләр белән сулый. Китларның күп төрләре бар, әмма төп 3 классификациясе: борынгы китлар, мыеклы (яки тешсез) һәм тешле китлар, соңгысына дельфиннар керә. Китның уртача озынлыгы 22-27 метр тәшкил итә. Иң зур кит 1926 елда тотылган: аның озынлыгы 33 метр тәшкил иткән, ә авырлыгы 150 тоннадан да ким булмаган. Билгеле булганча, уртача кит 2700 кеше авырлыгында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев