Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бөтендөнья Гиннес рекордлар Китабы көне

9 ноябрь – Бөтендөнья Гиннес рекордлар Китабы көне

Дөньяда «Гиннес рекордлар китабы» турында ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. Бу китап – төрле казанышлар, шулай ук гадәти булмаган күренешләр, кызыклы һәм экстравагант фактлар язылган кулланма.

Дөньяның иң гаҗәеп һәм мавыктыргыч рекордлары язылган китап булдыру идеясе инженер һәм сәнәгатьче Хью Биверда туа. Аның төп максаты – рекордлар турында барлык мәгълүматны таба алырлык чыганак булдыру. Китап беренче тапкыр 1955нче елда басылып чыга. Ә китапның исеме идея авторы җитәкләгән Гиннес сыра кайнату заводы белән бәйле. Бүгенге көндә бу китапка 45 меңнән артык рекорд язылган. Иң озын тырнаклы, иң зур колаклы, йөзенә йөз илледән артык кер кыстыргычы сыйдырган, карда ялан өс иң озак яткан (ята күрмәгез тагын!) һәм башка кызыклы кешеләр Гиннес рекордлар китабына кертелгән.

Бүген Гиннесның рекордлар китабы дөньяның 100 илендә нәшер ителә, ә Россиядә ул беренче тапкыр 1989 елда дөнья күрә. Гаҗәп түгел, ниндидер үзенчәлекле осталыгы булган һәркем танылу өчен Гиннесның рекордлар китабы битләренә керергә тырыша.

Һәр ел яңа җиңүләр барлыкка килә, шуңа күрә китап ел саен яңартыла.

Китап бер еллык басмасында кабул ителгән 60 000 гаризаның 4000 казанышын гына бастыра ала. Гиннес китабына кертелгән рекордларның төрлелеге тематик бүлекләргә карап бүленә: казанышлар, белем, байлык, сәнгать, спорт, технология, кешелек дөньясы, батырлык... Кыскасы, дөньяда нинди өлкә бар, барысына да кагылышлы фактлар табарга мөмкин анда.

 

Иң-иңнәре

Колорадо штатыннан Харбор атлы эт «дөньядагы иң озын колаклы эт» дип табылган. Өстәвенә, ике колагы төрле озынлыкта: уңы – 31, ә сулы –  34 сантиметр. Тулаем алганда, этнең колакларының күләме 60 сантиметрдан артык.

Синең буең ничә сантиметр? Иң күп дигәндә 1 метр 80 сантиметр озынлыктан ерак китүчеләр бик сирәктер. Беләсең килсә, дөньядагы иң озын яшүсмер – 15 яшьлек Оливье Риу, аның гәүдә озынлыгы 226,9 сантиметр.

Иң биек Кыш Бабай

2020 елның 1нче февралендә Ризнеральм тау чаңгысы курорты территориясендә иң биек Кар Бабай ясалган. Биеклеге 38,04 метр, ә исеме –  Ризи, «гигант» дигәнне аңлата. Аны 2019 елның декабрь урталарында ук ясый башлыйлар. Эш дәверендә барлыгы 800 тонна кар һәм 60 мең евро акча сарыф ителә. Әлбәттә, ул махсус техника ярдәмендә ясала.

Гиннес рекордлар китабы мәгълүматы буенча, Япониядә яшәүче планетаның иң борынгы кешесе Канэ Танака 119нчы туган көнен бәйрәм итә. Ул көн саен гимнастика ясый, тапкырлау һәм бүлү буенча күнегүләр эшли,  көнгә өч тапкыр туклана. Дөньядагы иң өлкән әбинең яраткан ризыгы – шоколад һәм газлы эчемлекләр.

Ялгызы дөнья гизә

Нинди генә вакыйгалар юк дөньяда... Шаккатарсың! Төркия кешесе Эрден Эрук бөтендөнья буенча ялгыз сәяхәт итүче беренче шәхес. Ул сәяхәт дәвамында велосипедта хәрәкәт итә, байдаркага утырып йөзә һәм җәяү йөри. Шул рәвешле, ул 5 ел 11 көн 12 сәгать гомерен сәяхәттә үткәрә. АКШның Калифорния штатында урнашкан Бодега култыгыннан башлап, өч континент –  Төньяк Америка, Австралия һәм Африка арасын үтә, өч океан – Тын, Һинд һәм Атлантик океаннарын гизә һәм сәяхәтнең башлангычы булган Бодега култыгына кире әйләнеп кайта. Сәяхәт дәвамында барлыгы 66 299 километр ара үтелә.

Үзебезнекеләр

Кукмарадан Эльмир Хаҗиев үзен идәннән этеп күтәрелү буенча сынап карый һәм утыз секундка 42 тапкыр сул кулында күтәрелеп, иң югары нәтиҗәгә ирешә: Россия рекордлар китабына кертелә, медаль, сертификат белән бүләкләнә. Әмма егет бу уңышы белән генә тукталып калырга теләми, үз алдына тагын да зуррак бурычлар куя. Һәм менә аның тырыш хезмәте нәтиҗәсе – Эльмирның исеме Гиннессның рекордлар китабында.

2019 елның мартында татарстанлы Илдус Маликов 24 сәгать эчендә 8050 метр йөзеп, Гиннес рекорды куя. Казанышның үзенчәлеге шунда: Соколка буасында (Мамадыш районы) су температурасы нибары +1 була. Рекорд куйган көнне йөзүчегә 61 яшь тула.

Дөньядагы иң зур чәк-чәк

2018 елның җәендә Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары вакытында дөньядагы иң зур чәк-чәк әзерләнгән. Футбол тубы рәвешендә ясалган ризыкның авырлыгы 4 тонна да 26 килограмм тәшкил иткән. Чәк-чәкне ике көн дәвамында 20гә ягын кеше ясый. Пешекчеләр 9 мең йомырка, бер тонна бал һәм бер тонна он сарыф итә.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев