Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

«Балалар әдәбияты» дигән могҗизалы дөнья

Беренче балалар китабы кайчан басылган? Соңгы елларда балалар өчен нинди китаплар басылып чыккан? Балалар китабы турында бу һәм башка кызыклы һәм файдалы мәгълүмат

►Беренче балалар китабы 1658нче елда Англиядә басыла. Бу чех педагогы Ян Каменский тарафыннан төзелгән латин дәреслеге була.

►XVIII гасырда Даниэль Дефо һәм Джонатан Свифт исемле язучылар «Робинзон Крузо» һәм «Гулливер маҗаралары» исемле атаклы романнарын иҗат итә. Шушы китаплар барлыкка килгән көннән «балалар әдәбияты» дигән могҗизалы дөнья капкалары ачыла.

►Балалар әдәбиятының «алтын чоры» дип XIX йөзне атыйлар. Бу чордан башлап сабыйлар өчен күпләгән мавыктыргыч әсәрләр иҗат ителә.

 

2018 елда балалар өчен чыккан кайбер китаплар:

Илгиз Зәйниевнең «Бәби» китабы. Биредә чыккан пьесалар, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә куелып, тамашачылар мәхәббәтен казанып өлгерде инде.

Рабит Батулланың «Колакчын Тафи» китабы. Әнине тыңламау, гаиләдән, туганнардан йөз чөерүнең нәрсәгә китерүе турындагы әлеге әкият балалар өчен кызыклы да, кызганыч та, тәрбияви дә булыр.

Фирүзә Җамалетдинованың «Тешле карандаш» китабы. Үрдәк белән чебинең нәрсә турында сөйләшкәнен, бер баланың усал әтәч белән ничек дуслашуын, телефонның нинди сурәтләр төшерергә яратуын беләсегез килсә, әлеге җыентыкны укыгыз.

Мөнирә Сафинаның «Болыт кызы» китабында хыялый шигырьләр дә, шаярулар да бар. Нәни шагыйрә кыз, сихерле чыбык, күңелле чебиләр турында күбрәк беләсегез килсә, әлеге китапны укыгыз.

Гәрәй Рәхим «Иске Самавыр торбасы». Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхимнең әлеге китабына балалар өчен язылган шигырьләре һәм хикәяләре тупланды.

Йолдыз«Китаплы кич»

"Көн үткән дә, җиткән кич,

Ягылган бик җылы мич.

Миңа да, әбиемә дә

Рәхәт бу китаплы кич.

Йолдыз Шәрәпованың һәр яңа әсәрен балалар да, өлкәннәр дә түземсезлек белән көтеп ала. Бу җыентыкта авторның өр-яңа шигырьләре янында барыбыз да яратып өлгергән берничә әсәре дә урын алды.

Эдуард Успенкий «Крокодил Гена һәм аның дуслары». Бер тропик урманда яшәгән, ди, булган, ди, мәзәк кыяфәтле бер нәни җәнлек. Аның исеме Чебурашка икән. Дөресрәге, тропик урманда яшәгән чакта, аның бернинди исеме дә булмаган. Ә «Чебурашка» дигән исемне аңа соңрак, урманнан китеп, кешеләр белән очрашкач биргәннәр. Чөнки җәнлекләргә исемне кешеләр бирәләр бит...

Менә ул, күптән көтелгән балалар китабы! Эдуард Успенкий уйлап тапкан, берничә буынга таныш булган крокодил Гена һәм аның дуслары Татарстан китап нәшриятында татарча басылып чыкты.

Фотолар https://www.instagram.com/tatkniga/ 

https://www.instagram.com/tatkitap/ аккаунтларыннан алынды


Моннан тыш  КФУ доценты, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов төзегән "Татар баласы укырга тиешле 100 китап" дигән исемлек белән таныша аласыз http://matbugat.ru/news/?id=9049

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап китаплар балалар китабы