«Алмакай»ның нәни актерлары
27 март - Халыкара театр көне, бөтен дөнья буенча билгеләнгән бәйрәм. 1961 елда билгеләнә башлый.
Быел – театр елы
Шул уңайдан без бакчабызда «Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә» дигән күпкырлы эшчәнлек башладык. Аңа тәрбиячеләр, балалар гына түгел, ата-аналар да теләп кушылдылар. Театр аркылы балаларда зәвык, бердәмлек, татулык, активлык, ярдәмчеллек тәрбияләнә.
Безнең бакча әле бик яшь. Театр уйнау өчен кирәкле җиһазлар да күп түгел. Шуңа күрә кирәкле атрибутларны әти-әниләребез алып килделәр. Әзер курчаклар белән гаиләдә бергәләп театр да уйнап алганнар әле. Бүлмәбез төрле әкият персонажларының маскалары, бармак, кул курчаклары, әкият геройлары белән тулыланды. Өстәл әкиятләрен балалар бик кызыксынып уйныйлар. Сөйләм үстерүнең дә бик үтемле чарасы бу.
Син театр белән танышмы?
Без театрда эшләүчеләрнең һөнәрләре белән дә танышабыз. Әлбәттә, уен аша. Мәсәлән, театр бинасы бар, ләкин анда эшләүчеләр юк икән. Балалар театрда нинди һөнәр ияләре булырга тиеш – барысын да санап чыгалар. Әйтик, «режиссер» кем ул, костюмерлар, гримерлар, рәссам-декораторлар, ут куючылар, тавыш режиссерлары нәрсә белән шөгыльләнәләр – уен барышында барысы да ачыклана. Костюмны зәвык белән сайлау, гримны дөрес салу һәм башка осталыкларга балалар теләп өйрәнәләр.
Әкиятне үзебез язабыз
«Әкиятне үзебез язабыз һәм сәхнәләштерәбез» дип аталган эшчәнлек тә оештырдык. Абдулла Алишның «Куян кызы» әкиятен укып, фикер алыштык. «Ә куян кызының аякларын туңдырмыйча да калырга була идеме?» – дигән сорауга балалар күп төрле җаваплар бирделәр. Әкиятне куяр өчен режиссер сайлап, актерлар билгеләнде. Куян кызының яңа дуслары барлыкка килде. Бик күңелле театр булды бу. Теге яки бу геройның кичерешләрен башкаларга җиткерү өчен, интонация, мимиканы да дөрес сайларга кирәк. Әкият геройларының характерлы үзенчәлекләрен дә белү кирәк бит әле. Бүренең усаллыгын, төлкенең хәйләкәрлеген, куянның җитезлеген...
Аулак өй
Тугызынчы төркем балалары һәм әти-әниләр белән Ләйсән Альфисовна «Аулак өй» фольклор бәйрәме үткәрде. Бу да театральләштерелгән күңел ачу чарасы булды. Бәйрәмдә кызлар чигү чигеп, җеп эрләп, бәйләп, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
Театр куюны урамда, саф һавада оештыручылар да шушы төркем балалары булды. Кардан ясалган өйдә алар «Йомры икмәк» әкиятен сәхнәләштерделәр.
Актер да, тамашачы да
4, 5, 7, 10нчы төркемнәрдә дә тәрбиячеләр – Ольга Азатовна, Лариса Ивановна, Аделя Фаритовна, Зөлфия Гаязовна, Снежана Габдулловналар кызыклы эшчәнлекләр оештырдылар. Балалар үзләре актер, үзләре тамашачы ролендә булдылар.
Төркемебездә «Бәби туе» да үткәрдек. Әбиләрне, әниләрне кунакка чакырдык. Бәйрәмдә балалар бәбине котлап, теләкләр теләделәр, юату өчен шигырьләр сөйләделәр. Ә бишек җырларын җырлауга әниләр, әбиләр дә кушылды. Бәби туена килгән Зөләйха әби «Тукмак әйләндерү» уенын оештырды. «Челтәр элдем читәнгә» уенын уйнаганда, Аделиянең әнисе матур итеп баянда уйнады. Кызлар – бәби итәкле алъяпкычлар, малайлар түбәтәйләр киеп килгәннәр иде.
Бакчабыз ачылганга 3 кенә ел булса да, менә 3нче тапкыр рәттән «Сәйяр» театры оештырган республикакүләм конкурста катнашып, җиңү яулыйбыз. 2016 елда – «Ике кыз», 2017 елда «Апуш әкиятләре», 2018 елда «Энҗеле тау» әкиятен сәхнәләштереп, тамашачыларның мәхәббәтен яуладык. Асия Тәлгатовна режиссер булып, балаларны өйрәтсә, Алия Рөстәмовна музыкаль бизәлеш өчен җаваплы булды. Артистлар өчен киемнәрне Тәнзилә Илгизәровна тексә, балта остасы Салих абыебыз декорация өчен бөтен кирәк-яракларны ясады. Әлбәттә, боларның барысын да бакчабыз мөдире Зөлфия Рәхимҗановна оештырды.
Сихри дөнья
Театр елы дәвам итә. Бу ел безне сихри дөньяга алып керүче, матурлыкны күрергә өйрәтүче ел булып истә калсын. Әти-әниләребез балаларны чын театр бинасына алып бару, андагы гүзәллекне күрсәтү өчен дә вакыт тапсыннар иде. Андагы мохит баланың зәвыгын үстерүдә зур роль уйный. Бу дөрестән дә шулай.
Гөлфәния Никитина, Асия Хуҗина, Чаллы шәһәре, 118нче «Алмакай» балалар бакчасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев