Ә без югалмыйк!
«Теле исән халык – үлемсез» – дип язган язучы Чыңгыз Айтматов.
Ә без югалмыйк!
Халыкара туган телләр көне ел саен 21нче февраль көнне зурлап билгеләп үтелә ул. «Теле исән халык – үлемсез» – дип язган язучы Чыңгыз Айтматов.
Тарихы
Нәкъ менә бу датаның сайлап алынуы очраклы түгел – 1952 елның 21нче февралендә Пакистанда бенгаль телен яклап демонстрация узган.
Ул, кызганыч, бик фаҗигале тәмамланган – полиция хезмәткәрләре студентларны куып тараткан. Ләкин шуннан соң 4 ел узгач, бенгаль теле дәүләт теле статусы алган.
Бу датадан тыш тагын дүрт телнең халыкара дәрәҗәдә билгеләнеп үтә торган көннәре бар икән: гарәп теленең – 18нче декабрьдә, француз теленең – 20нче мартта, кытай теленең – 20нче апрельдә, һәм рус теленең – 6нчы июньдә.
Телләр ничек килеп чыккан?
Шунысы кызык, галимнәр әле бүгенгәчә телләрнең ничек килеп чыкканын ачыклый алмый.
Үлгән телләр
1986 елда бусуу телендә сөйләшүче 8 кеше исәпкә алынган булган. Ә менә 2004 елда берәү дә калмаган. 2008 елда эяк теле (Америка Кушма Штатларында) юкка чыккан. 2022 елда Беринг утравында (Россия) алеут-меднов телен белүче соңгы кеше дә үлгән.
Терелгән телләр
Телләрнең югалуы гына түгел, терелүе дә ихтимал. Монысы, әлбәттә, бик сирәк була торган хәл. Иврит теле, мисал өчен, III гасырдан алып XIX гасырга кадәр үле тел дип саналган. Ә бүген бу телдә инде 9 миллион кеше сөйләшә. Ирланд гэлль теле белән дә шулай булган. XIX гасырда бу телдә сөйләшүчеләр бик нык кимегән. Ләкин илнең мөстәкыйльлеккә ирешкәч, ирланд теле дә дәүләт теле статусы алган.
Полиглотлар – күп тел белүчеләр
Ватикандагы китапханә сакчысы Меццофанти 60 тел белгән! Бүген иң күп тел белүчеләр Бельгиядә яшәүче Й. Вандевалле белән канадалы С. Кауфман.
Иң-иңнәр!
Өйрәнү өчен иң җиңел тел – гавай теле. Иң катлаулы телләр дип төньяк Америка индеецларының телләре санала икән. Эскимос-инуитлар телен иң ягымлы тел дип бәяләгәннәр – аларда ачулану сүзләре бөтенләй юк, имеш. Алар үзләре дә конфликттан качарга яратучылар икән.
Кайчаннан бирле?
Халыкара туган телләр көне 1999 елдан бирле билгеләп үтелә. Дөнья календарена исә ул 2000 елда теркәлгән.
Бездә ничек?
Кызганыч, әмма Россиядә яшәүче 139 милләтнең теленә югалу куркынычы яный. Шуларның 22се – аеруча авыр хәлдә.
Нишләргә?
Әлбәттә, сөйләшергә! Туган тел, беренче чиратта, шушы милләтнең үзенә кирәк. Әмма дәүләт тә туган телләрне саклау мәсьәләсенә игътибарлы булырга тиеш. Чөнки кызыклы, белемле шәхесләр тәрбияләүдә туган телнең роле бик зур.
Татарга тылмач кирәкми!
Шунысы кызык, безнең татар телендә чыккан газетабыз почтасына башка милләт вәкилләреннән дә хатлар килә. Бервакыт Үзбәкстанның Ташкент каласында яшәүчсе, 102нче мәктәпнең 7нче сыйныфында укучы Абдулла Абдумоминов безгә бик кызыклы хикәя язып җибәргән иде. Татарга тылмач кирәкми диләр бит әле – хат үзбәк телендә булса да, аңладык! Ә менә Казахстаннан Жанна Сәйдәле журналист булырга теләве турында безгә казахча язган иде. Бер фикере аеруча ошады Жаннаның – бу һөнәрдә авырлык белән күңеллелек бергә яши, дигән ул.
Бу көннәрдә исә безгә Башкортстанда яшәүче Дарина белән элемтә тотабыз. Дарина безгә бик матур итеп башкортча яза, ә без аңа – татарча. Туган телебезне өйрәник, малайлар-кызлар. Безнең татар теле менә шундый уникаль ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев