9нчы октябрь – Россиядә китап уку көне
Бу иң гадәти булмаган бәйрәмнәрнең берсе. Ул 2007 елда барлыкка килә.
Бу иң гадәти булмаган бәйрәмнәрнең берсе. Ул 2007 елда барлыкка килә. Бәйрәм укырга яратучылар тарафыннан билгеләп үтелә.
Уку - иң файдалы шөгыльләрнең берсе, ул үз-үзеңне һәм әйләнә-тирә дөньяны яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Күп кенә тикшеренүләрдән соң укуның кешеләрне бәхетлерәк, акыллырак, ярдәмчелрәк итүе һәм хәтта кайбер авырулар, мәсәлән, Альцгеймер авыруын булдырмый калырга мөмкин икәнлеге исбатланды.
Бөтенроссия уку көнен бәйрәм итү кысаларында китап укуның фәнни яктан расланган 8 төрле файдасын атыйбыз:
1. Уку акылны үстерә.
Китап – киң колачлы белем чыганагы булып тора һәм кечкенәдән үк безнең сүзлек запасын телевизор карау яки белемле әңгәмәдәшләр белән сөйләшүгә караганда күпкә нәтиҗәлерәк итеп тулыландыра.
2. Уку баш миенең эшчәнлеген яхшырта.
Даими рәвештә китап уку баш мие күзәнәкләренең халәтен яхшырта һәм укыганны тизрәк истә калдырырга ярдәм итә. Яшь барган саен баш мие картая, ә китаплар уку бу процессны акрынайтырга мөмкин — галимнәр шундый нәтиҗәгә килгән.
3. Уку эмпатия (теләктәшлеккә) өйрәтә.
Матур әдәбият укыганда, укучы геройларның нәрсә хис итүләрен күз алдына китерү һәм аларны яхшырак аңлау мөмкинлегенә ия. Галимнәр фикеренчә, әдәби китаплар уку күңелне сизгеррәк итә.
4. Китап уку Альцгеймер авыруы белән көрәшергә ярдәм итә.
Китап уку – баш миенең эшен стимуллаштыручы үзенчәлекле тренинг. Даими китап укучы кешеләрнең Альцгеймер чире белән авыру куркынычы ике ярым тапкырга кими. Баш мие никадәр активрак булса, аның халәте дә шулкадәр яхшырак. Баш мие күзәнәкләрен чыннан да үтерә торган әйбер ул – пассивлык.
5. Китап уку тынычланырга ярдәм итә.
Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, уку – әйбәт ял итү чарасы. Галимнәр укуның стрессны 69 процентка кадәр киметүен исбатладылар. Бу очракта нинди китап уку мөһим түгел, иң мөһиме, үз проблемаларыңны онытып, чын күңелдән бирелеп уку. Автор уйлап чыгарган дөньяга эләгеп, без үз тормышыбызның борчуларын һәм көндәлек мәшәкатьләрне онытып торабыз.
6. Уку яхшырак йокларга булыша.
Гаджетлар безнең миебезне концентрация халәтендә озаграк тотып тора, бу үз чиратында йокыга тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә йоклар алдыннан компьютердан яки планшеттан түгел, нәкъ менә кәгазь китап уку файдалы. Бу кагыйдә балаларга да кагыла.
7. Уку мавыктыргыч шөгыль.
Әти-әниләре кечкенә вакытта балаларына кычкырып китаплар укысалар, бу балаларның өлкәнәйгәч китап укырга ярата башлау ихтималы зур. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, укырга яраткан 6 яшьтән 10 яшькә кадәрге балаларның 40 процентына ата-аналар кечкенә чакта китапларны кычкырып укыган. Ни өчен шулай? Балалар бу очракта китап укуны потенциаль хобби итеп күзаллый башлый.
8. Китап битләрен актару аны яхшырак аңларга ярдәм итә.
Нәкъ менә битләрне актару нәтиҗәсендә без укыла торган китапның эчтәлеген яхшырак аңлыйбыз. Кулларыбызның китап битләренә кагылуы укыганны яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә кәгазь китаплар күбрәк ләззәт китерә һәм ешрак истә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев