Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

8нче февраль – Россия фәне көне

Әлеге бәйрәм 1999 елдан бирле ел саен 8нче февраль көнне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм 1999 елдан бирле ел саен 8нче февраль көнне билгеләп үтелә. 

Тарихы

1724 елның 8нче февралендә Петр I фәрманы буенча Россия фәннәр Академиясенә нигез салына. 1925 елда ул СССР фәннәр Академиясе дип, ә 1991 елда Россия фәннәр Академиясе дип үзгәртелә.

Академиядә барлыгы меңнән артык фәнни учреждение, 48 меңнән артык фәнни хезмәткәр, шул исәптән 900гә якын академик һәм 1000нән артык әгъза-корреспондент исәпләнә.

Россия галимнәре

Россиянең бик күп галимнәре дөнья фәннәре үсешенә зур өлеш керткән. Мәсәлән, Михаил Васильевич Ломоносов, Иван Петрович Павлов, Дмитрий Иванович Менделеев, Константин Эдуардович Циолковский, Петр Леонидович Капица, Лев Давидович Ландау, Игорь Васильевич Курчатов, Павел Сергеевич Александров, Сергей Павлович Королев, Андрей Дмитриевич Сахаров һәм башкалар.

Россия биосфера турындагы тәгълиматны эшләгән, химик элементларның периодик системасы ачылган, дөньяда беренче тапкыр космоска Җирнең ясалма иярчене җибәрелгән, кешенең космоска беренче очышы ясалган, дөньяда беренче атом станциясе файдалануга тапшырылган беренче ил булып тора.

Татарлар арасында да танылган галимнәр күп:

  • Мәрҗани Шиһабетдин, теолог, философ, тарихчы, мәгърифәтче.
  • Баруди Галимҗан (Галиев), иң зур теолог һәм педагог, җәмәгать эшлеклесе, укытучы.
  • Камай Гыйлем Хәйри улы, химия фәннәре докторы, профессор, ТАССР, РСФСР ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе
  • Акчурин Ренат Сөләйман улы, медицина фәннәре докторы, профессор.
  • Вәлиев Камил Әхмәт улы, физика-математика фәннәре докторы, профессор.
  • Зәкиев Мирфатыйх Зәки улы, филология докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академикы. РСФСРның мактаулы галиме.
  • Кәримуллин Әбрар Гыйбадулла улы, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы.
  • Нигъмәтулин Роберт Искәндәр улы, физика һәм математика фәннәре докторы, РФА академигы, профессор. П.П. Ширшов ис. РФА океанология институты фәнни җитәкчесе.
  • Роальд Сәгъдиев, Совет һәм Америка физигы, дөньяга танылган физика мәктәбенә нигез салучы.

Күп кенә Россия һәм совет галимнәре Нобель премиясенә лаек булган. Мәсәлән, 1904 елда, академик Иван Павлов ашкайнату системасы физиологиясе буенча эше өчен, аннан соң, 1908 елда, Илья Мечников иммунитет буенча хезмәтләре өчен, танылган совет физигы Петр Капица 1978 елда сыек гелийның агу күренешен ачкан өчен әлеге бүләккә лаек булганнар.

Галимнәр арасында соңгы тапкыр Нобель премиясенә лаек булган Россия галиме – физик К.С. Новоселов. Ул 2010 елда графен материалын тикшерү буенча новаторлык экспериментлары өчен Нобель премиясе ала.

Ә син фән дисең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев