18 май — май коңгызының туган көне
Май коңгызы – серле бөҗәк.
Бу датаны сайлаулары юкка түгел. Көннәр җылыну белән, аларны табигатьтә ешрак очрый башлый. Галимнәр май коңгызын күптән өйрәнсәләр дә, ул әле дә серләре ачылып бетмәгән бөҗәкләр рәтендә кала бирә. Аларның тормыш ритмы кояшка бәйле. Көндез бөҗәкләр хәрәкәтсез һәм күбрәк йокы режимында, ә ашау һәм актив хәрәкәт итүне күбесенчә караңгыда башкаралар. Май коңгызлары йөзә белми.
Мәскәүдән Казанга кадәр оча?!
Май коңгызлары — уникаль бөҗәкләр. Зур гәүдәсе һәм кечкенә канатлары аркасында май коңгызының җирдән күтәрелүе мөмкин түгел кебек. Ләкин, аңа да карамастан, май коңгызы очуын дәвам итә. Тән авырлыгын киметү һәм күккә күтәрелү өчен, май коңгызы тәненең өчтән бер өлешен һава белән тутыра. Чөнки аның тәнендә махсус һава капчыклары бар. Шул рәвешле ул секундына 2-3 метр ара үтәргә, җирдән 6-100 метр биеклеккә күтәрелергә сәләтле.
Яшәү дәверендә май коңгызы якынча 800 километр оча — бу Мәскәүдән Казанга кадәр ара дигән сүз. Ә бер тәүлек эчендә 20 километр юл үтә ала. Коңгызлар ашарга бик ярата. Өстәвенә, алар берьюлы ике юнәлештә — агач яфракларын һәм тамырларын зарарлый. Иң зур зыянны личинкалар китерә, алар үсемлекнең тамырларын ашый, нәтиҗәдә, алар үлә. Сиреньнән кала, калган агач һәм куакларны бик яратып кимерәләр. Бер ай эчендә гектарлаган урманга зыян китерергә сәләтлеләр.
Аларны Европа һәм Россиянең урта поясында очратырга мөмкин. Америкада, мәсәлән, алар юк.
Май коңгызының 8000 фасеткалы күзләре бар. Алар төрле якка караган, шуңа күрә бөҗәк тирә-юньдә нәрсә барганын күрә.
Өч яшьлек бөҗәк личинкасы ике еллык нарат тамырларын юк итүне бер көн эчендә башкарып чыга ала. Ике яшьлеге исә шундый ук агач тамырын белән бер атна дәвамында туклана.
Алар, азык эзләп, көненә 20 километр араны очып үтә (тизлеге сәгатенә 8-11 километр чамасы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев