Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

12 апрель — Космонавтика көне

Кем ул «Таня»? Бу сорауга беркем дә төгәл җавап тапмаган.

Кешелек дөньясын борчыган иң зур сер — космостыр, мөгаен. Без йолдызлы күккә сокланып карыйбыз, хыялланабыз, шундый искиткеч дөньяның ничек барлыкка килгәнен күз алдына китерергә тырышабыз. Чынлап та, галәм барлыкка килүдә кем көч түккән соң? Бу балачактан ук борчыган сорау. Күпләр кечкенәдән космоска очу турында хыялына һәм шул хыялы белән гомере буе яши. Ә кемдер аны тормышка ашырып, галәмне иңләп кайта. Космос һәм йолдызлар турында күпме җыр җырланган, фантастик романнар язылган, кинофильмнар төшерелгән! Шуңа күрә космонавтика көне бөтен халыкның яраткан бәйрәме булуына гаҗәпләнәсе дә юк. 

Иң беренче тапкыр 

1962 елның 12 апреленнән Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн Юрий Гагаринның беренче тапкыр космоска очуы һәм Җир тирәли әйләнеп чыгуы белән бәйле. Космоста Җир тирәли очыш 108 минут дәвам итә. Без бүгенге көндә дә илебез кешеләренең космосны ачулары белән горурланабыз. 
Ә син башка илләрдә космонавтларны ничек атауларын беләсеңме? Җирдән читтә кешенең авырлыгы үзгәрәме? Космонавтлар елыймы? Космоста йоклап буламы? Ни өчен Таня исеме космонавтларга уңыш китерә? Бу һәм башка кызыклы фактларны бергәләп барлыйк. 

Ничек атасаң да була...

Космосны яулаган кешеләрне Германиядә һәм Норвегиядә раумфарерлар, Казахстанда гарышкерлар, АКШта астронавтлар, ә Кытайда тайконавтлар дип атыйлар. Ә бу эшне иң беренчеләрдән булып башкарган Юрий Гагаринны бөтен дөнья белә. 
Космонавтлар, җирдәге кебек елап, күз яшьләрен түгә алмыйлар. Эш шунда: бүленеп чыккан күз яшьләре түбәнгә агып төшми, ә күз алдында кечкенә шарлар рәвешендә катып кала. Өстәвенә, алар күзләрне «яндырырга» да мөмкин. Шуңа күрә елап утырып космоста бернәрсәне дә хәл итеп булмаячак. Шунысын да әйтергә кирәк, галәмдә кеше үсәргә сәләтле. Бу умырткалар арасының зураюы белән бәйле. Җирдәгегә караганда, космоста кеше 10,5 см озынрак булган очрак та булган хәтта! 

Ашау, йокы һәм хәрәкәт 

Космоста хәрәкәт итү үзенчәлекле. Космонавтлар космик станция эчендә очалар. Шунлыктан мускуллары көчсезләнеп, сөякләре зәгыйфьләнә. Бигрәк тә аяк мускуллары зыян күрә. Йөрү сәләтен югалтмас өчен, космонавтлар витаминнар кабул итә һәм көн саен физкультура белән шөгыльләнә. Тагын әле астронавтларның ризыкка карата фикерләре дә үзгәрә икән. Мәсәлән, Халыкара космик станция астронавты Пегги Уитсон көндәлектә креветка ашарга яраткан, ә космоста ул аны күрә алмавы турында сөйләгән. 
Космоста йоклау, чыннан да, катлаулы әйбер. Астронавтлар, авырлыклары булмау сәбәпле, теләсә кайсы урында йоклый ала. Тик саклык чараларын файдаланырга кирәк. Чөнки нәрсәгә дә булса бәрелеп җәрәхәтләнергә мөмкин. Моның өчен алар капчык киеп йоклый икән. 

Кем ул «Таня»? 

Бу сорауга беркем дә төгәл җавап тапмаган. Ләкин бу шәхеснең исеме космонавтлар өчен уңыш китерә дигән юраулар бар. Кайчандыр бер офицер яраткан кызының исемен мәңгеләштерергә карар иткән. Шул рәвешле ракетага зур хәрефләр белән аның исемен язып куйган. Исемле ракета космоска бернинди проблемаларсыз очкан. Шулай итеп, хорафатларга бирелүчән космонавт-ракетачылар бу исемне һәр очыш алдыннан яза башлаганнар. Шул вакыттан бирле билгесез кызның исеме космонавтларны саклый, ди. 
Галимнәр космосны өйрәнүне әле дә дәвам итә. Кем белә, бәлки берничә йөз елдан соң йолдызларга сәяхәт итү самолетта очу кебек җиңел булыр?! Бәйрәмең белән сине, чиксез галәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев