Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Көмеш кыңгырау»ның туган көненә килгән котлаулар

2021 елда газетабызга 25 яшь тулды.

Шундый матур, шундый ихлас котлаулар, теләкләр кабул итеп алдык! Рәхмәт сезгә, тугры дусларыбыз!

Юбилеең котлы булсын,
Яраткан гәҗитебез!
Кыңгыравы гел чыңласын,
Озын булсын гомерегез!
Бик яратып укыйбыз без
Сезнең һәр килгән санны.
Яхшы тәрбияләдегез сез
Инде ничә буынны.
Егерме биш ел күп түгел,
Әгәр уйлап карасаң,
Шат булырбыз :илле елда
Тагын сезне котласак!

Мөхәммәтдинова Халидә, Акчишмә.



КӨМЕШ КЫҢГЫРАУ ЧЫҢЫ

КЫҢГЫРАУЛЫ ПАР АТЛАРДА

ҖИЛДЕРГӘН БЕЗНЕҢ ТАТАР,
СУГЫШТА АРЫСЛАНДАЙ УЛ,
ХӘТӘР КИЛГӘНДӘ ХӘТӘР!

ТАТАРЫМА ОХШАТАМ МИН
ЯРАТКАН ГӘҖИТЕМНЕ,
БАЛАЛАРДАЙ ИХЛАС ТА УЛ,
СЫЛУ КЫЗДАЙ СӨЙКЕМЛЕ.

ҺӘРБЕР БИТЕҢ САЕН КЫЗЫК,
УЙЛАНДЫРЫП ТА КУЯ;
ТЫЛСЫМЛЫ ЗАТЛЫ КУЛЛАРДА
ЯҢА САННАРЫН ТУА.

ЕГЕРМЕ БИШ - ЕГЕТ ЧАК БИТ,
ПАР АТЛАРДА ҖИЛДЕРГӘН;
ГАЯРЬЛЕГЕҢ ТАШЫП ТОРА,
КӨРӘШЛӘРДӘ ӨЛГЕРГӘН.

ТУГАН ТЕЛЕҢНЕҢ САГЫНДА
ЙӨЗГӘ КАДӘР ТОР ӘЛЕ, 
ТАТАРНЫН ДӘҮЛӘТЛЕ ЧАГЫН
ХАЛКЫҢ БЕЛӘН КҮР ӘЛЕ!

КӨРӘШЧЕЛӘР ТӘРБИЯЛӘ

БҮГЕНГЕ САБЫЙЛАРДАН,
ЯРАТКАН БАСМАБЫЗ БУЛЫП
ҺӘРЧАК АТЛА СИН АЛДАН!

Фирдәүс Зариф


Оой, истәлекләрне языгыз дигән юлларны укыгач, иң беренче күз алдыма үзем "Көмеш кыңгырау" газетасының тышлыгында чыккан сан килеп басты.?? Ул чагында мин икенче сыйныфта укый идем. Районыбызда үткәрелгән "Көмеш каләм" фестиваленә Факил абый Сафин килгән иде. Әле дә исемдә, ул миңа зур өметләр баглады. Бу эче тулы сөенеч һәм хыяллар булган нәни кызчык өчен зур горурлык иде!) Шуннан янып китте дә инде "Көмеш кыңгырау" газетасына, журналистикага карата мәхәббәт уты!
Иң беренче чиратта, "Көмеш кыңгырау" газетасы хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтәсем килә! Сез шундый мөлаем, ачык, газета эшчәнлеген тиешенчә алып бару өчен зур көч куясыз! Сезгә сабырлык һәм эшегездә зурдан-зур уңышлар телим!???
Ә "Көмеш кыңгырау" газетасына мин тугъры язучылар, тагын да күбрәк балаларны үзеңә җәлеп итүеңне, сәхифәләреңнең артуын һәм бай файдалы мәгълүмат теләп калам!

Лиана Габбасова


Кунак көткән кебек һәрбер сабый
Өзелеп көтә гәҗит киләсен.
Мөһим вакыйганы җиткереп,
Егерме биш ел иҗат итәсең.

Шулай: аның белән узган балачак
Күңелләрдә мәңге калачак!
Ышанычлы киңәшче дә ул,
Уң булырлык сердәшче дә ул!

Газетабыз дөрес юл күрсәтә,
Ышан: артыр аның дус-ишләре.
Республика күләм вакыйгада
Арадашчы гәҗит битләре.

Ул тапшыра кабатланмас балачакның
Һәм яшьлекнең һәрбер мизгелен.
Әсәрләре-татар мохитеннән,
Мул эчтәлек-бары изгелек.

Гел заманча булып иҗат ит син,
Өмет уят килер буында!
Лаеклы һәм абруйлы басма
Итеп кереп кал стн буынга!

Яхшы газет! Озын гомер сиңа!
Дуслыгыбыз булсын гомергә!
Уят татар илен! Ә энергияң
Сүрелмәсен иде мәңгегә!

Котлау итеп акро шигырь яздык 

Гөлия Хәлиуллина, 9 яшь.Сарман урта мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев