Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Җәйгә – лайк 2024» бәйгесе нәтиҗәләре

«Көмеш кыңгырау» республика газетасы быел өченче тапкыр традицион «Җәйгә – лайк» бәйгесен уздырды.

«Көмеш кыңгырау» республика газетасы быел өченче тапкыр традицион «Җәйгә – лайк» бәйгесен уздырды. Балалар бәйгегә җәйне ничек үткәрүләрен тасвирлаган фото, видеоларын җибәрделәр. Быелгы бәйгедә 40ка якын бала катнашты.

Алдан әйтелгәнчә, 7 яшькә кадәр булган балаларның фото һәм видеоларын лайклар санына карап бәяләдек, ә 17 яшькә кадәр булган укучылар арасында җиңүчеләрне жюри билгеләде.

Видео 7 яшькә кадәр

1нче урын – Мария һәм Таисия Нуриевалар.
2нче урын – Ильязов Рамазан, Балык Бистәсе районы Бирдебәк авылы.

Фото 7 яшькә кадәр
1нче урын - Нуриева Ясминә, Арча районы Апаз авылы.
2нче урын - Зәйдуллина Әмирә, Баулы шәһәре.
3 урын - Вәлитов Алан, Баулы шәһәре.

Фото 7-17 яшь
1нче урын – Рәинә Гыйзәтуллина, Чаллы, 54нче гимназия.
2нче урын – Әхмәтҗанова Алия, Казан, 8нче гимназия.  Хәйруллин Альмир, Чаллы шәһәре, 39нчы мәктәп. Алсинә Һадиуллина, Мамадыш районы.
3нче урын – Әмир Шәйхетдинов, Чаллы шәһәре, 60нчы мәктәп. Әмирхан һәм Ризван Хөрмәтуллиннар, Казан шәһәре, 171нче мәктәп.

Видео 7-17 яшь
1нче урын – Галәветдинов Ислам, Баулы шәһәре, Алисә Маликова, Байлар Сабасы.
2нче урын – Самат, Сәйдә, Данир Галимҗановлар, Кукмара районы Чишмәбаш авылы.

1нче урын алган катнашучылар диплом һәм бүләккә, 2,3нче урын алганнар дипломнарга лаек була. Барыгызны да чын күңелдән тәбрик итәбез! 

Белешмәләр өчен почта – komesh_k@list.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев