Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Жаботикабаны күргәнең бармы?

Ә бит безгә таныш булмаган әллә никадәр җимешләр бар. Әйдәгез, чит илләргә сәяхәткә барып кайтыйк әле.

Бүген кибетләрдә нинди генә җиләк-җимешләр юк. Кайсы гына илләрдән кайтартмыйлар аларны. Күп кенә экзотик җимешләрне без бик яхшы беләбез. Банан, әфлисун, мандарин, киви, ананас — алар белән беркемне дә шаккаттырып булмый инде хәзер. Ә бит безгә таныш булмаган әллә никадәр җимешләр бар. Әйдәгез, чит илләргә сәяхәткә барып кайтыйк әле. Андагы күз күрмәгән, колак ишетмәгән җиләк-җимешләр белән танышыйк. 

Ипи җимеше
Джекфрут — агачта үсүче җимешләр арасында иң зурысы. Джекфрутның туган ягы Һиндстан һәм Бангладеш. Анда әлеге җимешне ипи урынына күрәләр, ә алар үскән агачларны Һиндстан ипи агачы дип йөртәләр. Бу җимешләр Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә киң таралган. Джекфрутның уртача озынлыгы 20смдан 90 смга кадәр, ә авырлыгы 34 кгга кадәр җитәргә мөмкин икән. Бу бик туклыклы җимеш, аның 40 процентын углеводлар тәшкил итә. Шулай ук алар А витамины, күкерт, калий, кальций, фосфор чыганагы да. Җимешнең төшләрен дә ашыйлар, гадәттә аларны каштан кебек кыздыралар. 

С витаминына бай

Лонган агачы Тайванда, Кытайда, Индонезиядә, Вьетнамда үсә. Лонганның җимеше бик сусыл һәм баллы була. Ул агачта тәлгәш-тәлгәш булып үсә. Лонган магний, тимер, калий, фосфор, А һәм С витаминнарына бай. Ул көчле антиоксидант булып санала. 

Рамбутан

Рамбутан нәрсәсе беләндер әстерхан чикләвеген хәтерләтә.

Ул йонлач тышча белән капланган. Рамбутанны Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә үстерәләр. Җимешнең төсе аның сортыннан тора, ул кызыл, сары, ак булырга мөмкин.
Рамбутан углеводларга, протеиннарга, бета-каротинга бай. Рамбутан С һәм В витамины булган җимешләр арасында рекорд куя. 

Исеннән борынны капларлык

Дуриан — зур җимеш, аның озынлыгы 30 смга, авырлыгы 8 кг-га җитә. Ул пирамида рәвешендәге каты кабырчыклар белән капланган.

Дуриан Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә, Африкада, Бразилиядә бик популяр. Аның тәмен бер төрле генә сыйфатлап булмый. Берәүләр аны чикләвекле-сырлы пастага тиңлиләр, башкалар аны торт кремына охшата, өченчеләр тәмләткечләр белән кушылган банан яки хөрмә белән кушылган җиләк кебек, ди. Дуриан ничек кенә тәмле булмасын, аның исе башта борынны капларга мәҗбүр итә. Дурианны кунакханәләргә, җәмәгать транспортларына алып керергә рөхсәт ителми, чөнки шундук һавага сасы ис тарала. 

Бик әкрен үсә

Аны жаботикаба яки Бразилия винограды дип тә йөртәләр. Жаботикаба агачы Көньяк Америка, Парагвай, Аргентина, Бразилиядә үсә. Жаботикаба — мәңге яшел, бик әкрен үсә торган агач. Ул 5 метрдан 12 метрга кадәр биеклектә була. 
Җаботикабаның җимешләре аның кәүсәсенә, төп ботакларына ябышып үсә. Бу гаҗәеп агач елына берничә тапкыр уңыш бирә. Җимешләр 3-4 атна эчендә өлгерә. Башта алар яшел төстә була, аннары куе кызыл, соңыннан кара төскә керәләр. 
Орлыктан үсеп чыккан агач бары тик 12-15 елдан соң гына җимеш бирә башлый. Бу вакытны кыскарту өчен прививка уйлап тапканнар. Бу прививканы ясагач, инде 3-6 елдан соң жаботикаба җимешен ашарга була. 

Аки агулы да була

Аны икенче төрле Блигия дип тә атыйлар. Акиның туган ягы — Көнбатыш Африка. Җимешләр груша формасында була, өлгергәч алар ярылып китәләр. Акиның тәмен чикләвекнекенә охшаталар. Исе бөтенләй юк, диярлек. Аки бик туклыклы, калорияле ризык. 100 грамм акида 151 килокалорий бар. Шуны әйтергә кирәк, өлгермәгән аки бик нык агулы була. 

Манго

Манго — тропик җиләк-җимешләр арасында патшабикә сыман. Ул Һиндстан, Пакистан һәм Филлипинның милли җимеше. Манго агачы 30 метр биеклеккә кадәр үсә, ә ябалдашларының диаметры 40 метрга кадәр була ала. Манго җимешенең 2000гә якын төре бар. Манго — тәмле десертка тиң. Ул А, С һәм Е витаминнарына бай.
Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев