Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Яланаяк йөрү көне

Мисыр фиргәвеннәре яланаяк йөрергә яраткан. Әмма аяк киеме борынгы заманнарда байлыкның мәҗбүри атрибуты булган. Шуңа күрә алар һәрчак үз яннарында сандалийларын йөртүчеләрне тотканнар.

26нчы май – яланаяк йөрү көне.

Яланаяк йөрүне чыныгуның бер ысулы диләр. Аяк табанында җитмеш меңгә якын нерв җепселләре урнашкан. Аларга тәэсир итеп, организм эшчәнлеген көйләргә мөмкин.

Борынгы заманнарда тибет монахлары һәр яңа көнне елгага яланаяк бара торган булганнар. Ә менә борынгы грек, мисыр һәм рим табиблары аяк киемен бары 18 яшьтән генә кия башларга ярый дигәннәр.
Яланаяк йөрү күп кенә авыруларны булдырмый калырга да ярдәм итә икән. Йөрәгең авыртса - аягыңны дәвала, дигән гыйбарә дә яшәп килә.

Сократ яланаяк йөрү фикерләү сәләтен дә көчәйтә, дигән фикердә булган. XIX гасыр ахырында немец галиме Себастьян Кнейп яланаяк чык, юеш таш һәм кар өстеннән йөрүнең файдалы булуы турында берничә мәкалә дә язган.

Ә бер галим: «Яланаяк бер адым атлау гомер озынлыгын бер минутка арттыра», – дип язып калдырган.
Яланаяк йөрү кан тамырларына, буыннарга, тән тиресенә һәм хәтта баш миенә яхшы тәэсир итә. Ә бу исә һәркемгә вакыт-вакыт яланаяк йөрергә кирәклеген аңлата. Мәгълүм булганча, аяк табанында мөһим массаж нокталары бар. Аларның һәрберсе билгеле бер әгъзага туры килә. Кеше яланаяк йөргән вакыта барлык әгъзаларга да диярлек массаж ясала һәм кан организм буенча тигез хәрәкәт итә.

 

Кызыклы статистика

  • – Яланаяк йөрү – Һиндстан, Вьетнам, Индонезия, Африка илләре өчен гади күренеш. Биредә яшәүчеләрнең яссы табанлылык һәм табан деформациясе кебек проблемалары күзәтелми диярлек. Барысы да гади: тигез булмаган өслек буенча яланаяк  йөрү табаннарны ныгыта.

 

  • – Кытайда «галькотерапия» (ташлардан яланаяк йөрү) традицион медицинаның бер өлеше булып тора. Аның файдасы Орегон тикшеренү институты (Oregon Research Institute) галимнәре тарафыннан расланган: Джон Фишер һәм аның коллегалары фәнни эксперимент үткәргән, анда катнашкан 108 кеше 16 атна дәвамында көненә яртышар сәгать ташлардан яланаяк йөргәннәр. Нәтиҗәдә, алар барысы да сәламәтлекләренең яхшыруын, гомуми хәрәкәтчәнлекнең һәм кан басымының нормальләшүен тойганнар.

 

  • – Германиядә, Голландия, Бельгия һәм Венгриядә яланаяк йөрергә теләүчеләр өчен махсус парклар булдырганнар. Монда кешеләр төрле ташлы юллар буенча йөреп ял итәләр.
  • ­– Тарихи шәхесләр арасында галим Альберт Эйнштейн, язучы Лев Толстой, Наполеонның яраткан хатыны Жозефина Богарне, Американың биюче-новатор Айседора Дункан, АКШның элеккеге беренче ледие Жаклин Кеннеди яланаяк йөрүне хуш күргән.
  • – Мисыр фиргәвеннәре яланаяк йөрергә яраткан. Әмма аяк киеме борынгы заманнарда байлыкның мәҗбүри атрибуты булган. Шуңа күрә алар һәрчак үз яннарында сандалийларын йөртүчеләрне тотканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X