Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Яңа туган сабыйлар турында сез белмәгән кызыклы фактлар

Яңа туган бала тормышы без уйлаганнан кызыграк һәм серлерәк икән! Сабыйлар хакында берничә гаҗәп кызыклы мәгълүмат.

1. Яңа туган сабыйлар акцент белән елый, елау рәвешеннән баланың милләтен билгеләп була.

Бала әнисенең сөйләм манерасын һәм акцентын кабул итә. Карында вакытта ук сабый әнисенең тавышын ишетә дип исәпләнә. Үсә-үсә ул шул акцентны кабатлый. Галимнәр 60 яңа туган сабыйның – 30 алман, 30 француз баласының елавын тикшереп шундый нәтиҗәгә килгән. Аларның елау рәвешләре әти-әниләренең туган тел үзенчәлекләре белән тәңгәл килгән.

2. Сабый балалар көненә уртача 200 тапкыр елмая.

Чагыштыру өчен: хатын-кызлар көнгә уртача 62, ә ир-атлар нибары 8 мәртәбә елмая икән.

3. Әгәр авырлы вакытта хатын-кызның берәр әгъзасы зарарланса, яралгы аны сәламәтләндерү өчен күзәнәкләр җибәрә.

Мәсәлән, авырлы вакытта йөрәк өянәге белән интеккән хатын-кызлар, тиз генә савыгып китә. Чөнки яралгы хәлендәге сабый, әнисен савыктыру өчен, үз төп күзәнәкләре белән бүлешә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев