Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Яңа елны көтәсезме?

Шушы сорау белән кайбер дусларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Яңа елны көтәсезме?

Илүзә Сабирова, Казан, 2нче гимназия.

Көтәм, әлбәттә. Бу минем иң яраткан бәйрәмем! Яңа ел төне алдыннан барысы да жыелалар, мул табын артына ашарга утыралар. Бу ыгы-зыгылар күңелне жылыта.  Матур күлмәкләрне киеп, балалар шампанскиен эчеп, Президентның котлауларын тыңлыйсы килә. Һәм, гомумән, менә бу чыршы, бизәлгән өй, оливье һәм бәлеш исе күңелгә шулкадәр якын минем!

 

Зилә Гайнуллина, Алабуга районы Иске Юраш мәктәбе.

Мин Яңа ел бәйрәмен яратам! Кыш бабайга ышанмасам да хат яздым инде. Ел саен Яңа ел алдыннан кыш бабайга хат язам, чөнки ул хыяллар барыбер чынга аша. Хатны язам да, чыршы төбенә куям, ә икенче көнне иртән торуга хат анда булмый инде. Мин беләм – аны әни белән әти алалар. Һәм мин теләгән бүләкне алып, Яңа ел иртәсендә чыршы астына куялар. Узган ел чыршы астында мин теләгән ролик иде. Быелгысын әлегә әйтмим, сер булып калсын.

 

Алмаз Әхмәдиев, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе.  

Мин яңа елны бик каты көтәм. Кызык вакыйгаларга бай була бит ул. Мәсәлән, бер елны без дуслар белән яңа ел үткәрдек. Кызлар иң беренче чыршыны бизи башладылар. Алар уенчыклар артыннан түбән өйгә төштеләр. Ләкин бик тиз менеп тә җиттеләр. «Малайлар, карагыз әле, – диләр, –  уенчыклар арасында нәрсәдер йөри кебек.»

Без төшеп карасак – анда кечкенә генә тычкан. Без рәхәтләнеп көлештек инде. Ә кызлар әз генә оялдылар.

 

Камилә Шәрипова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе.  

Яңа ел көнне төнге сәгать 12дә генә йокларга ятсаң да була. Мин аны шуның өчен дә яратам.

 

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән мәктәбе.

Яңа елны бик түземсезлек белән көтәм! Без 31нче декабрь көнне мунча ягабыз, гаиләбез белән чаңгыда йөреп кайтабыз, бергәләп пилмән һәм салат ясыйбыз, төрле кызыклы уеннар уйлап чыгарабыз. Ә кар яуса – кар көрибез. Менә минем өчен Яңа ел көне шулай үтә.

 

Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы Наласа авылы мәктәбе.

Яңа ел кичендә, минемчә, ниндидер могҗиза барлыкка килә. Ул  һәр кешене яхшы якка үзгәртә. Һәм дөньядагы барлык кешеләр Яңа елга чын күңелдән, бары тик яхшы уй-максатлар белән генә аяк баса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев