Яңа елда яңа ачышлардан курыкмагыз!
Шагыйрь Йолдыз Миңнуллина котлавы.
...Өйгә кайтып керүемә, анда Кыш бабай утырса, нишләр идемме? Кире чыгып китә идем. Никтер куркам мин аннан. 90нчы елларда Яңа ел кичендә булган бер вакыйга истә калган. Туганым Ленар: «Тәрәзәдә кызыл кул күрдем», дип мине аш бүлмәсенә алып чыкты. Кыш бабайның кызыл бияләе булдымы икән инде ул... Аннан ачыкланганча, ул кызыл кул әниләрнең тәрәзәдән чыгарып элгән казларын алып киткән булып чыкты. Ул карак Кыш бабай булмагандыр инде. Әмма шул вакыйгадан соң шикләнебрәк карыйм мин аңа.
Яңа елда яңа ачышлардан курыкмагыз! Көн саен яңа бер эшкә өйрәнергә тырышыгыз, нәрсәне дә булса беренче тапкыр эшләп карагыз, тикшерегез, өйрәнегез, хыялланыгыз, омтылыгыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев