Телләр турында кайбер фактлар
* Дөньяда иң сирәк аваз – «рҗҗ» авазлары кушылмасыннан торган аваз. Ул чех телендә генә очрый. Дөньяда иң киң таралган аваз – «а» авазы. Ул аваз булмаган телләр юк.
* Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә, җир шарындагы якынча 6500 телнең 14е халыкара тел дип игълан ителгән. Бу телләр арасында татар теле дә бар.
* Телләрнең күплеге ягыннан Папуа-Яңа Гвинея алдынгы урынны тота. Дөньядагы барлык телләрнең 10 проценты чамасы, ягъни 500гә якыны шунда тупланган.
* Иң катлаулы тел – Дагстандагы табасаран теле. Анда килешләр саны гына да 48 гә җитә.
* Дөньяда иң сирәк аваз – «рҗҗ» авазлары кушылмасыннан торган аваз. Ул чех телендә генә очрый. Дөньяда иң киң таралган аваз – «а» авазы. Ул аваз булмаган телләр юк.
* Африкада яшәүче бушменнар телендә чиертү тавышына охшаган аваз бар.
* Хәзерге вакытта дөньяда 65 алфавит билгеле. Алар арасында иң күп авазлысы – кхмер теле алфавиты. Ул 72 аваздан тора.
* Гавайя алфавитында 12 генә хәреф.
* Иң күп тартык аваз Кавказдагы убых телендә – 85 аваз, ротокас телендә исә иң азы – 6 тартык кына.
* Вьетнамдагы седанг теле иң күп сузык авазлы тел санала: биредә аларның саны 55 кә җитә.
* Ә менә абхаз теле 2 сузыктан гына файдалана.
Иң кыска фамилия Кореяда таралган. Ул О хәрефеннән генә тора. АКШның телефон белешмәләрендә дә мондый фамилия 50дән артык очрый. Азиядә иң киң таралган фамилия – Чан. Бу фамилияне 100 миллионнан артык кытай кешесе йөртә. Бөекбританиядә иң күп таралган фамилия дип Смит фамилиясе санала. Бу фамилияне 650 мең кеше йөртә.
Эскимослар телендә карны атау өчен 20 дән артык сүз бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев