Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Таныш булыгыз яңа китаплар!

Хөрмәтле балалар! Көзге каникулларда сезне могҗизалы китап дөньясына чакырабыз.

Китап – бакча ул, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре

К. Насыйри

Татар теленең матурлыгына игътибар иткәнегез бар микән? Искиткеч нәфислек! Татар әсәрләренең һәрберсен җыр белән тиңләп була.

Китаплар укып без тормышны өйрәнәбез, чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютор да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз. Китап геройларыннан үрнәк алабыз һәм кайберләренә охшамаска тырышабыз.

Хөрмәтле балалар! Көзге каникулларда сезне могҗизалы китап дөньясына чакырабыз.

Бу китаплар күптән түгел Яр Чаллы шәһәренең китапханәләренә таратылды.

 

6+ Язучы Ринат Нуруллин "Укымышлы чыпчыклар" китабында үз шигырьләрен мавыктыргыч башваткычлар, табышмаклар һәм тапкырлык таләп иткән шарадалар рәвешендә бирә. Алар зирәкне арттыра һәм эзлекле фикер йөртергә, чынбарлыкны дөрес аңларга өйрәтә. Әлеге китап - математиканы тирәнрәк үзләштерер өчен менә дигән ярдәмлек.

 

6+ Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйре Салават Рәхмәтулланың "Сандыктагы хәзинә" исемле мавыктыргыч китабын укып чыксагыз кызыклы шигырьләр, серле табышмаклар белән танышырсыз. Тылсылы сандыкта нинди хәзинә ятканын беләсегез килсә, рәхәтләнеп бу жыентыкны укыгыз!

 

0+ Язучы Заһирә Гомәрованың шигырьләр, табышмаклар, пьеса, хикәяләр тупланган яңа китабы.

Аңлаешлы, җиңел тел белән язылган шигырьләр тирә – юньне танып белергә өйрәтә. Көтелмәгән , кызыклы вакыйгаларга корылган хикәяләр дуслык татулык, туган җир, әдәп кебек төшенчәләр белән таныштыра. Кызыклы табышмаклар уйлау сәләтен үстерә.

 

6+ Язучы Зиннур Мансуровның поэма һәм шигырьләр тупланган "Телбизәк" китабы төрле рәсемнәргә бай. Иң матур бизәк нинди була? Сөлгеләргә әби чиккәнеме, читекләргә күннән каелганымы,түбәтәйләргә сәйләннән тезелгәнеме? Иң матуры – телбизәк! Нәрсә ул телбизәк – китапны укып белерсез.

 

0+ Язучы Нурия Сәйярнең " Әтәч менгән киртәгә" дип аталган әкият китабы. Җеннәрдән курыкмас өчен нишләргә, беләсезме? Аларның үзләрен куркытырга кирәк! Бакчага караклар кермәсен өчен – үзеңә карачкы булып киенергә! Сорытүш белән Озынколакның каникул маҗаралары,

Ташбаш белән Чабак алган тормыш дәресләре, бөркет канатында күккә күтәрелгән Йомшак Койрыкның онытылган вәгъдәсе турындагы һәм башка кызыклы әкиятләр беркемне дә битараф калдырмас. Иң мөһиме, яхшылыкның барыбер җиңеп чыгачагына ышандырыр.

 

6+ Бүгенге көндә җырлар иҗат итүче иң актив авторларның берсе – Сәйдә Вәлидинең "Балалар өчен җырлар" китабында композиторларның төрле елларда иҗат ителгән балалар өчен җырлар тупланып бирелгән.

Кадерле укучылар! Сезгә тәкъдим ителгән яңа китаплар күңелләрегездә китапка карата кызыксыну, сакчыл караш, яхшы укучы булуыгыз белән горурлану хисләре уятсын иде. Китапның якын дусты булыгыз, аны яратыгыз һәм кадерләгез!

Сезне шәһәребез китапханәләрендә көтеп калабыз!

 

Яр Чаллы, 22 нче филиал китапханәчесе

Гөлнур Вәлеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев