Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Тәмле төшләр!

Төшнең файдалы яклары бармы? Без аны күрәбез дә онытабыз, ә мәгънәсенә төшенмибез дә кебек. Кызык булып киттеме? Сиңа әлеге язманы укып чыгарга тәкъдим итәм!

Тәмле төшләр! Бу теләкне көн дә кабатласак та, төшләрнең «тәмле» булмаганы да керә шул. Төшләр... Аклы-каралы һәм могҗизалы төшләр. Нәрсә икән соң ул? Нигә кешеләр аны йоклаганда күрә? Төшнең файдалы яклары бармы? Без аны күрәбез дә онытабыз, ә мәгънәсенә төшенмибез дә кебек. Кызык булып киттеме? Җавабың "әйе" булса, сиңа әлеге язмамны укып чыгарга тәкъдим итәм!
Тарихына күз салсак...

Төшләр белән безнең эрага кадәр 3000 еллар элек үк кызыксына башлаганнар. Күз алдыңа китер: моннан якынча 5000 еллар элек. Шаккаткыргыч саннар! Шулай бит? Әмма шулай булса да әле бүгенге көндә дә безнең ни сәбәпле төшләр күрүебезне төгәл генә аңлатып бирә алмыйлар.

Төшләр нәрсә турында сөйли?

Төшләр – кеше расасының бары онытылган теле. Алардагы символлар һәм аллегорияләр яшерен мәгънә белән тулы, аларны аңларга өйрәнергә генә кирәк. Төшләр аша безнең белән югары акыл сөйләшә. Төшләр, күп кенә күренешләрне аңлатып, кеше тормышының тирән мәгънәсен ачалар. Һәм кешегә үз язмышын ничек үтәргә һәм һәрберебездә яшерен тормыш потенциалын ничек тормышка ашырырга икәнен күрсәтә.

Зур ачышлар... йоклаганда ясала

Тарихта фәнгә кагылышлы күп кенә ачышларның нәкъ тә менә йоклаган вакытта ясалган очраклары билгеле. Ышанмыйсыңмы? Алайса менә сиңа берничә дәлил.

Әйтик, барыбызга да таныш булган Альберт Эйнштейн йоклаганда яктылыкка атланып барганын күрә һәм шушы төштән соң күп тә узмый, ул яңа теория ача!

Дмитрий Менделеев төзегән химик элементларның периодик җәдвәле (таблицасы) идеясе дә төшендә килгән була.

Ә менә тагын берсе: Нобель премиясе лауреаты – Джеймс Уотсон төшендә күргән гипотенузаны тикшереп караган һәм, шулай итеп, ДНК молекуласының серле үзенчәлекләрен ачкан. Әле мондый мисалларны шактый күп китерергә була!
 
«Инде җиденче төшен күреп ята ул» – дигәннәрен дә ишеткәнең бардыр, әйеме? Ә менә ни сәбәпле 7 икәнен беләсеңме? Кешеләр һәр кич якынча 5-7 төш күрә икән. Шул сәбәпле 7 дип йөртә дә башлаганнар аны! Әйе, әйе, барлык кешеләр дә күрә, кызганыч, без аларны хәтерләмибез генә.

Кызыклы фактлар:
• Барлык төшләрнең 60% уянгач та берничә минут эчендә онытыла. Калган 40% көн дәвамында эзсез югала. Бары бик аз өлеше генә истә кала.

• Без тормышыбызның якынча 25 елын йоклап уздырабыз, шуның уртача 6 сәгате төш күрүгә китә икән.
• Хайваннар да төш күрә!

• Төштә без үз гомеребездә бер генә тапкыр булса да очраткан кешеләрне генә күрәбез.

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылы, 8нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев