Ә син уйлыйсыңмы?
Кеше уйлый башласын өчен аның кимендә 23 минут вакыты булырга тиеш. Ләкин...
Ә син уйлыйсыңмы?
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Россия белән Америкада 10 яшькәчә балаларның 40 проценты даими рәвештә онлайн: алар информация үзләштерүчеләр. Европа илләрендә бу яшьтә интернетта азрак утыралар. Германиядә, мәсәлән – 9 процент, Франциядә – 7 процент балалар интернетта утыра. Ләкин... 14-18 яшьләрдә инде бу сан тигезләшә яза: ул уртача 68 процентны тәшкил итә! Димәк, шулкадәр яшүсмернең фикерләү серверы формалашмый яки йокы халәтендә дигән сүз бу.
23 минутың бармы?
Дефолт-система эшләсен өчен 23 минут вакыт кирәк. Ягъни кеше уйлый башласын өчен аның кимендә 23 минут вакыты булырга тиеш. Ләкин... кеше көненә якынча 80ләп тапкыр телефонга бүленә – смс килә яки үзе яза, шалтыраталар, социаль челтәрләргә кереп чыга...Ул 15 минут саен бүленеп тора! 23 минут вакыт табылмый, дигән сүз бу. Димәк, кешенең уйларга вакыты булмый.
Аралашу азая
1997 елда экран аша аралашу белән күзгә-күз аралашу якынча тигезләшә. Ә беренче айфоннар барлыкка килгәч, 2007 елда үзара аралашу 2 сәгатькә кала, ә экран аша аралашу 8 сәгатькә җитә.
«Цифрлы» аутизм
Интернетка артык зур игътибар биргән яшьләр бүген бер-берсе белән озак вакыт дус була, бәйләнеш саклый алмыйлар. Бер-берсенең эчке дөньясы белән кызыксынмыйлар. Аерым кешене шәхес буларак күрмиләр, ә «алмаштырып була торган» зат итеп кенә карыйлар. Социаль челтәрләрдә шулай ич. Әле дус була кеше, әле «кара» исемлеккә эләгә. Хәтта бер-берсе белән очрашуга килгән егет белән кыз да күп вакытларын телефонда үткәрәләр. «Цифрлы аутизм» дип атала икән бу.
Эксперимент
2017 елда бер тикшерү үткәрәләр. Студентларны өч төркемгә бүләләр һәм тестлар эшләтәләр. Беренче төркем тест үткәндә, телефоннарын башка бүлмәдә калдырып керә. Икенче төркемгә телефоннарын сумкада килеш аудиториягә алып керергә рөхсәт бирәләр. Өченче төркемгә телефоннарын экранын аска каратып өстәлдә тотарга мөмкинлек бирәләр. Нәтиҗә кызык! Хәер, кызганычрак шул: өченче төркем студентлары тестларын күпкә начаррак үти. Хәтта телефонның якында булуы да тикшеренүчеләрнең уйлау сәләтен киметә, оператив хәтерен начарайта. Телефон янда булганда, кеше аңгырая төшә, ди Андрей Курпатов. Акыллы ахмаклар арта бара! Кеше күп белә, һәрнәрсәгә үз фикере бар, ләкин шул ук вакытта системалы фикерли белми. Ул үзенә биргән информацияне әзер килеш кенә үзләштерә.
Нинди син, цифрлы дөнья баласы?
Телефонда күп вакытын уздырган яшүсмер уңышсызлыкларын авыр кичерә, җиңел җиңүләр көтә. Дефолт-система эшләми икән, кеше киләчәкне начар күзаллый, максатлар куя белми. Ә максатсыз кеше – кая йөзәсен белмәгән кораб кебек. Башыбызга – ә ул программа бирүебезне көтә! – нәрсә теләгәнебезне ачык итеп әйтергә кирәк. Авырлыклардан курыкмаска өйрәнергә кирәк! Дуслар белән күбрәк аралаш, социаль челтәрдәге вакытыңны чиклә – һәм үзеңдәге уңай үзгәрешләрне сизми дә калырсың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев