Самавырлы йорт — ямьле йорт
Самавырның тарихы Кытайга барып тоташа.
Бу кызык
Элек-электән самавырлы йорт — ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Халкыбыз самавырны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да, кешеләр үзләре белән иң беренче чиратта самавырны алган.
Беренчеләре
Самавыр кайсы милләтнеке дигәндә, русныкы да, татарныкы да түгел. Тарихи чыганакларга караганда, самавырның тарихы Кытайга барып тоташа. Риваятьләр буенча, Россиягә самавырны Голландиядән Петр 1 алып кайта. 1740 елларда Уралда беренче самавырлар җитештерелә башлаганы билгеле.
1778 елда исә Тулада абыйлы-энеле Иван белән Назар Лисицыннар бу эшкә алына. Татарларга самавыр XVII-XVIII гасырларда кергән дип фаразлыйлар. Аны күбрәк байлар кулланган.
Суксын шәһәрендә
Прәннек белән беррәттән самавыр Тула шәһәренең символы булып тора. Монда аларны XVIII гасыр ахырыннан бирле күпләп чыгарганнар. Әмма тарихчылар «Су җылыткыч машина»ны беренче тапкыр искә алган документларны тапканнар. Бу документка 1740 ел дип куелган. Монда Суксын шәһәрендә Урал заводларында эшләнгән бакыр самавыр турында сүз бара.
Эгоист самавыр
Иң киң таралган самавырлар — 3 тән 8 литрга кадәр сыйдырылышлы. Кечкенәрәк күләмлеләре сирәк очрый, чөнки аларны җитештәрү катлаулырак һәм, димәк, кыйбатрак. Бер стакан су сыйдырышлы самавырлар да була, аларны әле «эгоист» дип тә атыйлар.
Ә ике стаканлыны — «тет-а-тет» дип атаганнар. 1909 елда император Николай II балаларына Тула осталары бер стаканлы биш самовыр җитештергәннәр. Һәрберсенең формасы уникаль булган. Бүген аларны «Тула самавырлары» музеенда күрергә була.
Иң зурысы
Дөньядагы иң зур самавырга 555 литр су сыя, бу берьюлы 2220 кешене чәй белән сыйларга мөмкин дигән сүз. Торбасы белән биеклеге — 2,5 м, торбасыз — 1,72 м. Аның авторы — Александр Новокшонов. Самавыр тутыкмый торган корычтан 2014 елда Пермьдә эшләнгән һәм «Россия рекордлар китабы»на да кертелгән.
Һәйкәл дә куйганнар
Самавырга багышланган һәйкәлләр дә бар. Аның берсен самавырның туган җирендә — Пермь өлкәсе Суксын шәһәрендә күрергә була һәм ,әлбәттә, Тулада. Элеккеге сәүдәгәрләр шәһәре Алабугада да бар. Ул 4 метрлы һәм аңа бик аппетитлы келиндерләр эленгән.
Монументлар шулай ук Кунгурда (XIX гасырда бу шәһәр Россиянең чәй башкаласы булып саналган) һәм Түбән Новгород янындагы Городец шәһәрендә дә бар.
Музейда
«Тула самавырлары» музее — Тула шәһәренең иң популяр музейларының берсе. Ул 1990 елда ачылган һәм шул вакыттан бирле ул Туланың үзенә күрә визит карточкасы булып тора.
Музейда Тула самавырын ясау үсешенең XVIII гасыр ахырыннан безнең көннәргә кадәр барлык этаплары күрсәтелгән.
Музей залларында формалары, материаллары буенча аерылып торган төрледән-төрле самавырлар күрергә була. Монда 70 литрлысыннан алып өч тамчы су гына сыя торганы да бар. Беренче Тула самавыр остаханәсен Иван белән Назар Лисицыннар ачкан. Аларның самавырлары да музейда саклана. Музей залларының берсе танылган Тула кондитеры П. И. Козловның кондитер кибете кебек ясалган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев