Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Сәламәләйкүм, брат!» дип исәнләшәбез

«Дусларың белән татарча сөйләшәсеңме?» дигән сорауга хәбәрчеләребез җавап бирә.

«Сәламәләйкүм, брат!» дип исәнләшәбез

Мин хәзер укыган мәктәбемдә кайбер укучылар белән татар телендә сөйләшергә тырышам. Мәктәбебез – рус мәктәбе саналса да, татарча сөйләшүчеләр бар. Әйтик, керәшеннәр күбесенчә татарча белә. Классташым Настя исемле, татарча аңлый, тик сөйләшми, мин татарча әйтәм, ә ул русча җавап бирә. Данил, Тимофей һәм тагын берничәсе генә татарча сөйләшә. Гомумән алганда, бары тик татар теле дәресендә генә чын сөйләмне ишетергә була. Көн дәвамында «Әнеккәем», «Сәләмәләйкүм, брат», «Уф аллам икән», «Аллага шөкер», «Ничек хәлләр?», «Бетте баш!» кебек аерым сүзтезмәләр генә яңгырап куя. Авылга җәй көне кайткан балалар авыл балалары белән сирәк булса да татар телендә аралаша әле.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Җәнлек совхозы мәктәбе, 10нчы сыйныф.


Әйләнә-тирәмдә, Аллага шөкер, туган телемдә аңлаша алырлык кешеләр күп. Гаиләдә дә үзара татарча сөйләшәбез, башкача мөмкин дә түгел! Ничек инде авылда торып, үз ана телеңдә сөйләшмәскә мөмкин? Тик сызланырлык урын да бар. Балалар бакчасына күз салсаң, балалар сөйләмендә ике сүзнең берсе русча булуын ишетәсең. Бу рәвешчә дәвам итсә, балалар, гомумән, туган телләрен онытып бетермәсләрме соң?

Ә икенче яктан, бүгенге тормыш өчен берничә телне камил белү зарур, аеруча рус телен, дәүләт теле бит. Хәтта Казанга гына чыгып китсәң дә, рус теле, һичшиксез, кирәк була. Замана үзгәрә, тормыш алга бара, әмма туган тел, тарихи йолалар кебек милли кыйммәтләр һичкайчан югалмаска тиеш.

Ә дусларым Нәзилә, Регина, Румия, Диләрәләр белән һәрчак татарча сөйләшәбез без. Шулай ук «Нур» студиясендә дә үзара татар телендә аралашабыз, бергә фильм өчен идеяләр барлыйбыз. Безнең «Күңелле тәнәфес» тапшыруы да фәкать татар телендә бара!

Айгөл Фәттахова, Арча районы.


Ә мин Биатлон түгәрәгенә йөрүче малайлар белән татарча сөйләшәм. Төрлебез төрле мәктәпләрдән инде без анда. Камил Камаев – «Адымнар»дан, Билал Төхфәтуллин – 79нчы Пушкин исемендәге гимназиядән, әле Алина Габбасова да бар тагын. Аның ничәнче мәктәптән икәнен оныттым. Кыскасы, менә шушы төркем без үзара гел татарча сөйләшәбез.

Рамазан Нурлыев, Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84 лицей-интернат, 6Б сыйныфы.


Сыйныфташлар белән татарча сөйләшергә тырышабыз. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инде гел татарча гына сөйләшәбез. Безнең сыйныф җитәкчебез Ләйлә Рәисовна гел шуңа өнди.

Ясминә Тимерханова, Чаллы шәһәре, 54нче гимназия.


Бездә күпчелек кеше русча сөйләшә инде, татар авылында яшәсәк тә. Бәлки бер 2-3 процент бардыр чиста татар телендә сөйләшүчеләр. Ләкин мин алар белән барыбер татар телендә сөйләшергә тырышам.

Мин үзем, чынлап әйткәндә, рус телен мәктәпкә кергәч кенә белдем, балалар бакчасында да, өйдә дә татар телендә генә сөйләштем. Мин бик яратам туган телемне!

Хәйбуллина Азалия, Тукай районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев