Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Өй җыештыра, ОГЭга әзерләнә, йокы туйдыра, мунча керә...

Укучылар каникулларны ничек уздыра? Безнең хәбәрчеләр бу сорауга төрлечә җавап бирде.

Мин бу 10 көндә өйне җыештырачакмын, карны таратачакмын, шәһәрдә ул бик тиз эри, анда күп кенә җирләр инде кардан ачылган, ә авылда ул һаман күүп. 1-2 көн язу белән үтәрдер, мөгаен, әзрәк булса да пробный экзаменга әзерләнермен, чөнки ул инде бик тиздән - берсесе 2, икенчесе 4 көннән. Бәлки ял вакытында без кирәк яракны алыр өчен Мамадышка барырбыз.

Әмир.


Минем каникуллар авылда үтә әби белән. Рәхәтләнеп мунча кереп ял итәм.

Айсылу.


Мин каникулда шәһәргә барып ял итәргә җыенам. Туганнарны гел сагынам мин. Алар белән гел аралашып торырга тырышам. Шуңа вакыт булган саен туганнарны күрергә ашкынам.

Таңсылу.


Исәнмесез! Каникулым документ-кәгазьләр җыю, әзерлек эшләре белән узып китәр дип фаразлыйм. Тиздән, апрель башында "Артек"ка медиафорум "Лига юных журналиститов"ка китәм. Шулай ук өй эшләренә дә булышырга, Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерлекне башлап җибәрергә кирәк. Язгы кояш нурларында коенып, саф һавада йөреп, сәламәтлекне дә чыныктыру, һичшиксез, мөһим.

Айгөл.


Сәлам дуслар! Мин каникулларымны ОГЭга әзерләнүгә, конкурсларга катнашуга, ял итүгә багышлыйм. Бүген, мәсәлән, "Созвездие-Йолдызлыкның" зона турында катнашырга барабыз! Уңышлы каникуллар сезгә!

Камилә.


Ә бездә гомумән каникуллар булмый. Консультацияләр булачак, ОГЭ га әзерләнәсе ба-ар... Ну, әз генә вакыт калса, олимпиадаларга әзерләнмичә булмас...

Рәйсә.


Исәнмесез, каникулда мин бернәрсә турында уйламыйча гына ял итәргә булдым, бу 10 көн минеке генә, рәхәтләнеп ял итәм, йокымны туйдырам, дусларым белән берәр кая барырбыз! Шәп каникуллар булырга тиеш, сез дә рәхәтленеп ял итегез!

Зәлинә.


Көз көне кебек, Сәләткә - "Фәнсар мәктәбенә" барам. ОГЭга әзерлектән кала, кызыклы кичке чаралар да була бит! Рәхәтләнеп укыйм да, ял итәм дә, бәлки, йокымны туйдырырмын да.

Илүзә.


Минем каникул өйдә узар инде. Zoom аша республикакүләм бәйгеләрдә проектларымны яклыйсы бар. Әле иртәгә гражданка да булам мин, аннан бер көнне бүләкләү кичәсенә барасы. Мин бәйгеләр диңгезендә йөзәм инде, шул.

Фирүзә.


Каникулым ОГЭга әзерләнү белән үтеп китәр, минемчә) ә болай Пушкин картасы белән берәр төрле чарага барасым килә. Шулай ук Чаллыга, туганнарыбыз янына кунакка барырга дигән уй да бар.

Әнвәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев