Әни белән бергәләп бәйләдек без Шүрәле
Кукмара районы Ташлы-Елга авылыннан Гыйльметдинова Алсу әнисе белән менә шундый Шүрәле бәйләгән. Афәрин! Ул безгә бик ошады.
Кояш нурларына җылынып чыккан агач бөреләре, кошларның матур сайраулары тирә-юньгә ямь өсти. Табигатьнең шушы матур мизгелләрендә күренекле шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән. Мин Тукай абый язганнарны яратып укыйм. «Эш беткәч уйнарга ярый», «Су анасы», «Кызыклы шәкерт» кебек әсәрләре белән ул безне яхшы булырга өйрәтә.
Мин һәр елны Тукай туган көненә үземчә әзерләнәм. Быел «Шүрәле» поэмасын өйрәндем һәм әнием белән Шүрәле курчагы бәйләдек. Чын татар Шүрәлесе булсын дип, башына түбәтәй дә киерттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев