Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Мәктәп белән саубуллашу: кайда һәм ничек?

Безнең илдәге «соңгы кыңгырау» башка илләрдәгеләреннән нәрсәсе белән аерыла икән? Әйдәгез, мавыктыргыч сәяхәткә кузгалыйк әле!

Мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар чыңлады. Ул дәресләр тәмамлануын, имтиханнарның якынаюын һәм чыгарылыш сыйныф  укучылары өчен олы тормыш башлануын искәртеп яңгырый.

Шунысы кызык, безнең «соңгы кыңгырау» башка илләрдәге мәктәп белән саубуллашу традицияләреннән нәрсәсе белән аерыла икән? Әйдәгез, төрле илләр буенча мавыктыргыч сәяхәткә кузгалыйк әле!

Италия

Соңгы кыңгырау традициясе булып Италиядә укытучылар белән кичке аш үткәрү тора. Мәктәп елларын матур итеп тәмамлауларына рәхмәт йөзеннән  укучылар укытучыларны ресторанга чакыра. Иң мөһиме – барлык чыгымнарны да укучылар үз өстенә ала. Италиядә ата-аналардан акча сорау кабул ителмәгән, балалар кирәкле сумманы үзләре эшләп табалар икән. Акча җыю өчен спектакльләр куялар, кул эшләреннән торган ярминкәләр оештыралар. Укытучылар белән пикникка гына чыгу да аларда күркәм гадәт санала.

Швеция

Иң күңелле итеп бәйрәм уздыручылар – скандинавлар икән! Швециядә чыгарылыш укучыларының соңгы кыңгырау иртәсе шәһәр паркында пикник үткәрүдән башлана. Диңгез фуражкасы киеп, күкрәкләренә тасма тагып, бизәнеп-ясанып мәктәпкә баралар. Укытучылар аларга алдан теләкләр язган була. Соңыннан баш киемнәрен күккә очырып, теләкләр телиләр. Җырлый-җырлый мәктәптән чыкканда аларны урамда төрлечә бизәлгән транспортлар белән әти-әниләре каршы ала. Әлеге транспортларда балаларның теләкләре язылган, фотосурәтләре ябыштырылган була. Ата-аналары, дус-туганнары укучыларга зур булмаган бүләкләр тапшыралар. Соңыннан алар шәһәр буйлап йөри, күңел ача, онытылмаслык итеп соңгы кыңгырау үткәрә.

Бөек Британия

Башка илләрдән аермалы буларак, Британия мәктәпләрендә соңгы кыңгырауны тантаналы рәвештә зурлап үткәрү кабул ителмәгән. Монда чыгарылыш кичәләре университетны тәмамлаганнан соң гына уздырыла икән...

Аргентина

Кояшлы Аргентинада  соңгы кыңгырау, чынлап та, гомергә истә калырлык итеп үткәрелә. Аларда чыгарылыш сыйныф укучылары өстенә төрле сыекчалар... кетчуп, төрле сироплар, йогурт сибәләр. Ни өченме? Аларның җаваплары гади: чөнки күңелле.

Тагын бер традиция – чыгарылыш сыйныф укучысының киемнәрен кайчы белән кисү. Шуңа күрә дә алар бәйрәмгә бездәге кебек мәктәп формасы, матур күлмәкләр киеп килми. Аларның ни өчен әлеге бәйрәмне футболка һәм чалбарда каршы алулары хәзер аңлашыла инде...

Кытай

Бездә укучылар мәктәп еллары турында истәлекле фотосурәтләрне, кызыклы хатирәләрне барласа, Кытайда чыгарылыш сыйныф укучылары бу истәлекләрдән котылуны өстен күрә икән. Бу илнең традицион ритуалларының берсе – мәктәп кирәк-яракларын юк итү. Мәктәп укучылары төркем булып оешып каләм-карандашларын таптый, дәфтәр-дәреслекләрен юк итә... Безгә ничек кенә сәер тоелса да, кытайлар бу адымга терапия күзлегеннән карый. Алар фикеренчә, болай эшләү – мәктәп турындагы хатирәләрне юкка чыгарырга, ничә ел буена җыелган стрессны җиңәргә, имтиханнардан котылырга ярдәм итә. Уйлап карасаң, монда бераз хаклык та бар кебек...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев