Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

“Мине бернәрсә дә сындыра алмый!”

Безнең язмабызның каһарманы картлык көнендә генә йөгерә башлый.

Йөгерү – кеше өчен иң файдалы физик күнегүләрнең берсе. Иң файдалысы булса да, йөгерү турында төрле фикерләр бар.

Күпчелек кеше аның файдасын күрсә дә, тәнкыйтьләүчеләре дә табыла. Андыйлар, гадәттә, “картлык көнеңдә аякларың авыртыр әле”, дип яный. Йөгерә башламас өчен, йә бер җирләре, йә икенче урыннары авыртуына зарлана.

Безнең язмабызның каһарманы картлык көнендә генә йөгерә башлый. Таныш булыгыз – Ида Килинг – йөгерүче, дөнья рекордсмены, спортчы, 104 яшендә дә бик яхшы физик хәлдә. Нибары 135 сантиметр буйлы, 38 килограммлы бу әби бүгенге көндә тренажер залына йөри, велосипедта куа һәм йога белән шөгыльләнә. Әмма иң яратканы – йөгерү икән.
Ида 1915 елның 15нче маенда АКШта дөньяга килә. Әтисе ашамлыклар кибете хуҗасы була. Гаиләдә 7 бала үсә. Ида 14 яшеннән эшли башлый, ул вакытта АКШта “Бөек депрессия”чоры була. Булачак спортчының яшьлеге җитмәүчелек белән көрәшеп уза. Ул кияүгә чыга һәм 4 бала үстерә. 1952 елда ирен, соңрак ике улын сугышта югалта. Бу фаҗигалардән соң ул тирән депрессиягә чума, инде дөнья белән хушлашырга вакыт җиткәндер, дип уйлый.

Әмма шушы вакытта могҗизага тиң вакыйга була, кече кызы Шелли әнисенең кайгысына дару таба - ул әнисенә кроссовки алып бирә һәм 5 чакрымлык йөгерү ярышына терки. “Күпме булдыра аласың, шул кадәр йөгер”, – дип әйтә кызы әнисенә. Ул вакытта Ида инде 67 яшьтә була. Шулай итеп, ул беренче йөгерү сәяхәтенә чыгып китә. Бу сәяхәтнең күңелле булуын искә ала Ида:

"Беренче тапкыр үземне яхшы хис иттем. Син йөгерәсең, алга карыйсың һәм эчеңнән генә уйлыйсың: “Мин булдырам!" Хәтта авырлык килсә дә, син аны үтәсең һәм аңлыйсың: ул үтәчәк, бөтен нәрсә үтә. Һәм чынлап та шулай икән!”- дип сөйли ул. 


Шул вакыттан бирле Ида даими йөгерә. 35 ел дәвамында ул 60 һәм 100 метр аралыктагы 95-99 һәм 100 яшь категорияләрендә дөнья рекордлары куйган. 
15нче май көнне Ида үзенең 104 яшен билгеләп үткән. Ул бүгенге көндә бик танылган “Мине бернәрсә дә сындыра алмый!” дигән китап авторы. Бүгенге көндә Ида Килинг – йолдыз! Аның турында матбугат чаралары яза, дөньяның иң атаклы телевизион тапшыруларына чакыралар, фильмнар төшерелә. 

“Миңа 104 яшь – мин тиз йөгермим, әмма ярышны башлыйм икән – һичшиксез аны тәмамлыйм. Мин 25 яшьтәге кебек сәламәт. Әкренәергә җыенмыйм, яшьнең моңа катнашы юк. Әгәр дә үзең өчен нәрсәдер эшләргә теләсәң, бар да эшлә. Килеп чыкмаса – тагын эшләп кара, тагын һәм тагын ” – ди ул.

Әйе, Ида Килинг – бик күпләргә үрнәк булып тора. 104 яшендә дә тулы тормыш белән яшәве башкаларны рухландыра, оптимизм өсти!

Чыганак: https://www.instagram.com/p/BzGZI5TBgDd/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев