Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Мин кыш­кы ка­ни­кул­лар­ны яра­та идем!

Г.Ка­мал исе­мен­дә­ге Та­тар дәү­ләт ака­де­мия те­ат­ры ак­те­ры Фә­нис Җи­һан­ша котлавы.

Яңа ел ал­дын­нан без­нең мәк­тәп­кә зур чыр­шы алып кай­та­лар иде. Укы­ту­чы ба­ла­сы бу­ла­рак, ми­нем Яңа елым озын кыш­кы кич­ләр­нең бер­сен­дә шул чыр­шы­ны би­зәү бе­лән баш­ла­нып ки­тә иде. Шун­дый ярат­мый идем мин бу эш­не. Чыр­шы­ның энә­лә­ре кул­ны чән­чи, тө­шеп ва­тыл­ган уен­чык­лар­ның вак-вак ки­сәк­лә­ре си­не га­еп­ләп ка­рап то­ра­лар сы­ман...

Аның ка­ра­вы, мин кыш­кы ка­ни­кул­лар­ны яра­та идем! Окоп­лар, штаб­лар ясап, кар­лы ба­су­да агач мыл­тык то­тып, аҗа­ган уй­нау­лар... Са­лам ту­тыр­ган по­лиэ­ти­лен кап­чык бе­лән су си­беп ка­тыр­ган тау би­тен­нән шуу­лар­ны... Па­ры чы­гып тор­ган чиш­мә­дән ятып су эчү­ләр. Ан­нан өзе­леп тө­шеп кал­ган төй­мә­не та­бып, шу­ны боз эчен­нән чо­кып алу­лар... Һәм төн­гә бө­тен өй­нең бу­ен­нан су­зыл­ган ба­та­рей­га ша­кыр­дап кат­кан би­я­ләй, пәл­тә, итек­ләр­не кип­те­рер­гә җә­еп са­лу­лар... Ме­нә ми­нем яңа елым шу­шы­лар иде.

«Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сын уку­чы ба­ла­лар­га рәх­мәт әй­тә­сем ки­лә! Бу за­ман­да, кы­шын чиш­мә юл­ла­рын тап­тау­чы кал­ма­ган­да, сез­нең га­зе­та бе­лән дус бу­лу­ы­гыз мак­тау­га ла­ек. «Кө­меш кың­гы­рау» – ул чын мәгъ­нә­сен­дә тап­кыр һәм як­ты бас­ма. Ки­лә­чәк көн­нә­ре­без дә Сез­нең яз­ма­ла­ры­гыз ке­бек мәгъ­нә­ле уз­сын! Ба­ла­чак ха­ти­рә­лә­ре кү­ңел­лә­ре­гез­дә як­ты нур бу­лып сы­зы­лып кал­сын! Бәй­рәм бе­лән, дус­лар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев