Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Менә шундый хыялый кыз мин

Мәгълүм булганча, тиздән яңа ел килә. Мин шушы матур бәйрәм белән "Көмеш кыңгырау" газетасы хезмәткәрләрен һәм шушы искиткеч газетаны яратып укучы барлык дусларымны да чын күңелемнән котлыйсым килә.

Әлбәттә, беренче чиратта һәммәгезгә дә саулык-сәламәтлек, якыннарыгызның исән-сау булуын телим! Яңа ел сезгә яхшы хәбәрләр, яңа вакыйгалар, яңа сөенечләр, яңа танышулар алып килсен!
Яңа ел ул - әкияти могҗизаларга бай бәйрәм. Һәркайсыбызда да бу бәйрәм белән бәйле истә калган кызыклы берәр могҗиза сакланадыр дип уйлыйм.

Мәсәлән, минем иң истә калганы шул булды. Ул чагында миңа 6 яшь иде. Яңа ел алдыннан безгә Кыш бабай белән Кар кызы миңа бүләкләрен бирергә керделәр. Кар кызы миңа конфет, шоколадлар белән тулы сумкасын бирде.

Ә Кыш бабай «Алинә, хәзер инде син зур үскән кыз, сиңа мәктәпкә барырга вакыт җиткән» - дип миңа әлифба китабы сузды.

«Син хәзер шушы китаптан хәрефләр белән танышып укырга өйрәнергә тиешсең, ә мин сине күзәтеп торачакмын. Укымасаң, китапны синнән алып бүтән акыллы, үскән балаларга бирәчәкмен. Ә син инде ул очракта укырга да өйрәнмәячәксең, сине мәктәпкә дә кертмәячәкләр», - диде.

Мин Кыш бабайның сүзләрен игътибар белән тыңлап тордым да шул көннән башлап китапны кулымнан төшермичә хәрефләрне өйрәнеп, мәктәпкә барганчы иде йөгерек итеп укырга да өйрәндем. Менә, дуслар, минем истә калган яңа ел бүләкләренең берсе шундыерак булды.
Инде бу могҗизаларның әти-әниләр тарафыннан оештырылганын аңлар яшькә җитсәм дә, әле күңел гел ниндидер могҗиза көтә.

Мәсәлән, мин өйгә кайтып кергәндә бездә Кыш бабай утыра ди. Бу очракта нишләр идем икән мин? Әлбәттә, иң элек бик гаҗәпкә калыр идем. Аннары икеләнеп кенә, әллә чынлап та Кыш бабайлар бармы икән, дигән уй белән янына барып, кочаклап алып, аңа тәмләп чәй эчерер идем. Быел миңа нинди бүләкләр бирәчәге белән кызыксыныр идем.
Менә шундый хыялый кыз инде мин.

Буа районы Аксу авылыннан Алинә Сәмитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев