Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Кы­зык­лы ла­бо­ра­то­ри­я» про­ек­тының чираттагы чыгарылышы. Ян­мый тор­ган кә­газь һәм яна тор­ган ба­та­рея...

Электр­ла­шу. Бу тәҗ­ри­бә өчен әл­лә ни күп әй­бер ки­рәк­ми: тәң­кә, кә­газь ки­сә­ге, ста­кан, ли­ней­ка һәм бе­рәр ту­кы­ма. Хә­зер ин­де без тыл­сым­лы кү­ре­неш кү­зә­тә ала­чак­быз. Кит­тек!

«Кы­зык­лы ла­бо­ра­то­ри­я» про­ек­ты га­зе­та уку­чы­лар­га гы­на тү­гел, аны баш­ка­ру­чы ма­лай­лар­га, кыз­лар­га да кы­зык­тыр ке­бек то­е­ла без­гә. Укы­ту­чы­ла­ры Гү­зәл ха­ным Тәр­җе­ма­но­ва да шу­лай ди: уку­чы­лар һәр тәҗ­ри­бә­гә нык­лап әзер­лә­нә­ләр, ки­рәк-ярак­лар­ны эз­ләп та­ба­лар икән. Һәм, без­не биг­рәк тә сө­ен­дер­гә­не, һәр чы­га­ры­лыш са­ен яңа уку­чы­лар өс­тә­леп ба­ра. Бу юлы без­не 56нчы мәк­тәп уку­чы­ла­ры әзер­лә­гән биш тәҗ­ри­бә кө­теп то­ра иде. Алар­ны тәкъ­дим итү­че­ләр – төр­ле сый­ныф уку­чы­ла­ры. 8нче сый­ныф­тан  Ил­наз Ха­ра­сов, На­и­лә Хә­ми­дул­ли­на, 9нчы сый­ныф уку­чы­ла­ры Ка­мил Ха­ри­сов, Зи­лә Мө­хәм­мәт­ши­на, Рә­ис Кә­ли­мул­лин кул ас­тын­да бул­ган әй­бер­ләр­дән эш­лә­нә тор­ган фи­зик тәҗ­ри­бә­ләр ясап күр­сәт­те. 

Ян­мый тор­ган кә­газь  

Мо­ның өчен без­гә ан­ти­сеп­тик, кә­газь, ма­мык һәм шыр­пы ки­рәк бу­ла­чак. Иң баш­та ан­ти­сеп­тик­ны ма­мык­ка сөр­тә­без һәм кә­газь өс­те­нә ку­я­быз (кә­газь­нең тә­лин­кә яи­сә бе­рәр са­выт өс­тен­дә бу­луы мө­һим). Шыр­пы алып, ма­мык­ны ян­ды­рып җи­бә­рә­без. Ма­мык дөр­ләп ян­са да, аның кә­газь­дә­ге уры­ны ян­мый ка­ла. Ан­ти­сеп­тик спирт бе­лән су­дан тор­ган­га кү­рә, спирт пар­ла­нып яна, ә су кә­газь­гә янар­га бир­ми.

Электр­ла­шу

Бу тәҗ­ри­бә өчен әл­лә ни күп әй­бер ки­рәк­ми: тәң­кә, кә­газь ки­сә­ге, ста­кан, ли­ней­ка һәм бе­рәр ту­кы­ма. Хә­зер ин­де без тыл­сым­лы кү­ре­неш кү­зә­тә ала­чак­быз. Кит­тек!

Тәң­кә­не кы­ры бе­лән бас­ты­рып ку­я­быз, аның өс­те­нә кә­газь ки­сә­ге ур­наш­ты­ра­быз. Бу ва­кыт­та тәң­кә авып кит­мәс­кә, ба­сып то­рыр­га ти­еш. Шун­нан соң, кә­газь тө­шеп кит­кән­че, ста­кан бе­лән кап­лап ку­я­быз. Ал­га та­ба ли­ней­ка­ны ту­кы­ма яр­дә­мен­дә электр­лаш­ты­ра­быз. Кө­чең­не жәл­лә­ми­чә, ипи өс­те­нә май як­кан­да­гы ке­бек, ях­шы­лап ыш­кыр­га ки­рәк бу­ла­чак. Хә­зер ин­де ли­ней­ка­да­гы электр кө­че бе­лән кә­газь ки­сә­ген тәң­кә­дән тө­ше­рә­без. Мон­да ли­ней­ка­ның ях­шы электр­лаш­кан бу­луы мө­һим.

Ре­ак­тив хә­рә­кәт

Су, ста­кан, таз, пласт­масс ше­шә яи­сә про­фес­си­о­наль тә­гәр­мәч, җеп, ике тор­ба­чык, таз ки­рәк бу­ла­чак. Иң элек ше­шә­не ике­гә бү­лә­без һәм ике ягы­на тор­ба­чык кер­теп кал­ды­рыр­лык итеп ки­сә­без. Әзер ше­шә­не җеп­кә элә­без. Һәм тәҗ­ри­бә­не баш­лый­быз. Су­ны ше­шә­гә са­лу­га ук, ул әй­лә­нә баш­лый һәм ян-як­та­гы тор­ба­чык­лар­дан су агып чы­га. Аны ре­ак­тив хә­рә­кәт дип атый­лар. Бу экс­пе­ри­мент­ны венгр фи­зи­гы Янош Анд­рош Сег­нер иң бе­рен­че­ләр­дән бу­лып эш­ләп ка­ра­ган. Һәм су­ның ре­ак­тив кө­че­нә ни­гез­лән­гән дви­га­тель уй­лап тап­кан. Прак­ти­ка­да кү­рен­гән­чә, озын тор­ба­дан су кыс­ка тор­ба­да­гы­дан ка­ра­ган­да әк­рен­рәк ага. Энер­гия про­пор­ци­о­наль бул­ган­га кү­рә, ше­шә хә­рә­кәт­лә­нә. Ре­ак­тив хә­рә­кәт­не көн­дә­лек тор­мыш­та ави­а­ция һәм кос­мо­нав­ти­ка­да да кул­ла­на­лар.

Ше­шә­дә­ге йо­мыр­ка

Мо­ның өчен ше­шә, кә­газь, шыр­пы, йо­мыр­ка ки­рәк бу­ла­чак. Пы­я­ла ше­шә эче­нә ян­ды­рыл­ган кә­газь ки­сә­ген тө­ше­реп җи­бә­рә­без дә шун­да ук өс­те­нә йо­мыр­ка ку­я­быз. Кә­газь яну ба­ры­шын­да ше­шә ба­шын­да­гы йо­мыр­ка әк­рен ге­нә эч­кә ке­рә баш­лый һәм үзен­нән-үзе тө­шеп ки­тә. Бул­ды. Шул рә­веш­ле син дус­ла­рың­ны да шак­кат­ты­ра ала­сың. Ше­шә­дән йо­мыр­ка­ны алу гы­на бе­раз кы­ен­лык ту­ды­рыр­га мөм­кин.

Яна тор­ган ба­та­рея

Чи­рат­та­гы кы­зык­лы тәҗ­ри­бә өчен ике як­лы фоль­га, ба­та­рея, ли­ней­ка, кай­чы һәм ка­ләм ки­рәк бу­ла­чак. Иң баш­та ба­та­реяны алып, ли­ней­ка яр­дә­мен­дә озын­лы­гын үл­чи­без. Һәм фоль­га­ны ба­та­рея озын­лы­гын­да, 1 сан­ти­метр киң­лек­тә сы­за­быз да ки­сеп ала­быз. Ки­сел­гән кә­газь­не ур­та­лай бү­лә­без һәм үзә­ген неч­кәр­теп ки­сеп ала­быз. Фоль­га оч­ла­рын ба­та­рея­ның уңай һәм тис­кә­ре по­люс­ла­ры­на то­таш­ты­ра­быз. Ан­на­ры кә­газь­нең ян­га­нын кү­рә­без. Ни өчен шу­лай бул­га­нын бе­лә­сең­ме? Чөн­ки ба­та­рея кө­чә­неш ту­ды­ра һәм ток ки­лә баш­лый. Шул рә­веш­ле фоль­га җы­лы­на һәм кә­газь ягы яна.

Ки­сә­тү: Тәҗ­ри­бә­ләр­не үзе­гез ге­нә яса­ма­гыз. Әй­дә­гез, өл­кән­нәр­не ча­кы­рыйк!

Гөлинә Гусамова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев