Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кызыклы лаборатория

Физика законнары безнең тормышны урап алган. Шуны исбатлар өчен, сиңа өч тәҗрибә тәкъдим итәбез.

Мәктәптә физика катлаулы һәм кызыксыз фән кебек тоелырга мөмкин. Бетмәс формулалар, законнар, мәсьәлә чишү, нәрсәнедер исбатлау — болар барысы да шундый фикер тудыра. Ләкин вакытлыча дәреслектән аерылып торсаң, бу фәннең тормышыбызны урап алганын күрәсең. Моның өчен хәтта өйдән чыгарга да кирәкми. Ышанмыйсың икән, сиңа өч тәҗрибә тәкъдим итәбез. Экспериментларны, гадәтәгечә, Чаллының 56нчы мәктәбе укучылары башкара.

«Кызыклы лаборатория» сәхифәсендә тәкъдим ителгән тәҗрибәләр өчен махсус җиһазлар кирәк түгел, барысы да диярлек кул астында гына. Аларны үзең яки дусларың белән эшләп кара.

«Попов радиосы» 

10нчы сыйныф укучысы Зилә Мөхәммәтшина «Попов радиосы» дигән тәҗрибә күрсәтте. Ул аны үзе ясаган һәм безгә дә тәкъдим итте. Чөнки бүгенге көндә тормышны радиодан башка күз алдына да китереп булмый. 

1895 елда Россия физигы Александр Попов беренче радио уйлап чыгаруы турында әйтә һәм радио-центр аша беренче сеанс үткәрә. Бу ачыш фәнгә, техника үсешенә, кешеләрнең социаль тормышына зур йогынты ясый. 

Радио сүзе латин теленнән алынган. Һәм ул «нур сибәм» дигәнне аңлата. Бу прибор чыбыксыз формада радиодулкыннар ярдәмендә мәгълүмат җиткерә. Радиодулкыннар берничә диапозонга бүленәләр: озын, урта, кыска һәм нык кыска. Озын радиодулкыннар ерак араларга тарала. 1896 елның 7нче маенда Александр Попов 250 метрдан беренче радиотелеграмма җибәрә. Анда «Генрих Герц» сүзләре языла. Беренче радиоалгыч бик гади була. Ул электр-кыңгырау, батарея, когерер һәм реледан тора. Поповның схемасына таянып, Зилә дә үзенә радиоалгыч ясый. 

Ул агач кисәгеннән тора. Агачка ике шөреп беркетелә, бер шөрепкә чыбыркы урала һәм ул магнитлана. Икенче шөреп контакт тудыру өчен беркетелә. Аңа сигнал чыбыгы бара. Чыбык ярдәмендә батарея аша полярлык алышына. Тимерчыбык конткат итеп калайга беркетелә. Шул рәвешле чыбыкка биек ешлык сигналы килә. 

Ни өчен су ага? 

Радмир шешәдән торбачыклар ярдәмендә су агызды. Аны эшләп карар өчен: пластик шешә; 
су;
ике торбачык;
бик тирән булмаган савыт кирәк. 

Иң башта шешәнең бөкесен һәм урта бер җирен торбачык сыярлык итеп тишәбез. Шешәгә су тутырабыз һәм бөкесен һава керерлек дәрәҗәдә каплап куябыз. Шул рәвешле уртадагы торбачыктан су ага башлый. Бөкене ябып бетермәү сәбәпле, һава шешә эченә керә һәм басым кими, шунлыктан икенче торбачыктан су ага да инде. 

Батарея ярдәмендә кабынган шырпы 

9нчы сыйныф укучысы Наилә Хәмидуллина ике батарея ярдәмендә шырпы кабызды. Моның өчен:
ике чыбык; 
ике батарея; 
чүпрәк материал; 
шырпы кирәк. 
Беренче эш итеп, шырпыны чыбык белән урыйбыз. Материал өстенә ике батареяне дә куябыз. Тик игътибарлы булырыга кирәк: беренче батареянең минус ягына икенчесенең плюсын кую мөһим! Шуннан соң шырпы ураган чыбыкны батареянең бер очына, икенчесенә гади чыбыкка тидерәбез. Һәм әлеге ике чыбыкны үзара тоташтырып, шырпының кабынып китүен күзәтәбез. Ни өчен шырпы яна? Чөнки без чыбыкларның очларын тоташтырып, кыска ялганыш ясадык. Бу вакытта чыбыклар бик тиз җылыналар һәм җылылыкны шырпыга күчерәләр. Шунлыктан шырпы янып китә. Бу тәҗрибәне эшләгәндә саклык чараларын истә тотарга кирәк! Кулыңа перчактка кию дә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев