Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Колакчыннар - яхшы да, начар да

Даими хәбәрчебез Фирүзә Ибраһимова хәбәрчеләр төркемендә колакчыннарны ни дәрәҗәдә еш куллану/кулланмау турында сорау биргән иде. Җаваплар төрле:

Та­гын дү­шәм­бе, та­гын укыр­га, та­гын өй эше... Ни­гә ул ял кө­не шу­лай тиз уза­дыр.

Мин ме­нә өй эшен му­зы­ка тың­лап эш­ләр­гә яра­там, науш­ник­лар­ны да ки­сәң, бө­тен­ләй бә­хет. Сез дә науш­ник­лар­ны еш кул­ла­на­сыз­дыр ин­де. Ә ме­нә нәр­сә эш­лә­гән­дә кул­ла­на­сыз – шун­сы кы­зык. Сөй­ләп җи­бә­ре­гез әле.

Өй эше эш­лә­гән­дә тың­лар­га яра­там. Ко­лак­чын­нар бе­лән бул­ган­да бө­тен­ләй дә әй­бәт. Хә­зер баш мие берь­ю­лы ике мәгъ­лү­мат­ны үз­ләш­те­рер­гә күн­гәч, баш­ка­ча бу­ла да ал­мый. Ни­чек ке­нә ае­ры­лып ка­ра­сам да, ахы­ры уңыш­лы бул­ма­ды. Уку­га кил­гән­дә, ми­ңа зы­я­ны юк сы­ман.

Җыр­ны ип­ләп сай­лап, ае­рым бер юнә­леш­не  тың­лыйм дип әй­тә ал­мыйм. Кү­ңел ха­лә­те­нә ту­ры кил­гә­нен ка­рыйм.

Аза­лия Са­би­то­ва.

Мин­дә өй эшен му­зы­ка тың­лап эш­ләр­гә яра­там! нин­ди му­зы­ка тың­лый­сыз?

Наз­гөл Има­мо­ва.

Мин дә эш эш­лә­гән­дә тың­лар­га яра­там. Ае­ру­ча та­тар­ча җыр­лар ошый. Гү­зәл Ура­зо­ва, Әл­фи­нә Әз­һа­мо­ва җыр­ла­рына һәр­ва­кыт кушылып җыр­лыйм.

Нә­фи­сә Шә­ях­мә­то­ва.

Му­зы­ка тың­лар­га бик яра­там үзем, әм­ма өй эше эш­лә­гән­дә җыр­лар тың­лый баш­ла­сам, ба­шым чу­а­ла баш­лый. Му­зы­ка эче­нә ке­реп ки­тәм дә яз­ган әй­бе­рем­не аң­ла­мыйм ди­мәк, ба­шым ике эш­не бер­ва­кыт­та баш­ка­ра ал­мый ин­де ми­нем..

Ән­вәр Мө­хет­ди­нов.

* Ко­лак­чын­нар­ның иң бе­рен­че ва­ри­ан­ты 1950 ел­лар­да ук бар­лык­ка кил­гән һәм мах­сус очу­чы­лар өчен эш­лән­гән. Соң­рак алар­ны му­зы­ка өл­кә­сен­дә эш­ләү­че хез­мәт­кәр­ләр өчен дә җи­теш­те­рә баш­ла­ган­нар.

* Бү­ген­ге көн­дә ко­лак­чын­нар­ның чы­бык­лы һәм чы­бык­сыз, су үт­кәр­ми тор­ган, ла­зер ну­ры ур­наш­ты­рыл­ган һәм төр­ле төс­тә­ге ут­лы чы­бык­лы­ла­ры да бар. Соң­гы­ла­ры хәт­та му­зы­ка так­ты­на һәм тың­лау­чы­ның йө­рәк ти­бе­ше рит­мын­да «я­на» ала.

*Та­биб­лар фи­ке­рен­чә, ко­лак­чын­нар­да му­зы­ка тың­лау­ның иң оп­ти­маль ва­кы­ты – тәү­ле­ге­нә 4 сә­гать. Ан­нан ар­тык бу­лыр­га ти­еш тү­гел!

* Та­выш­ны бар кө­че­нә ачып тың­лар­га ки­ңәш ител­ми. Му­зы­ка тың­ла­ган­да үз та­вы­шың­ны ише­тә ал­саң, ко­лак­чын­нар кур­кы­ныч­сыз са­на­ла.

* Гел ко­лак­чын­нар ки­еп йө­рү – ти­рә-юнь­дә­ге та­выш­лар­ны (ав­то­бус, трам­вай, ма­ши­на) ишет­мәү­гә ки­те­рә. Биг­рәк тә урам­да ко­лак­чын­нар­ның та­выш дә­рә­җә­сен ти­еш­ле­дән арт­ты­рыр­га яра­мый!

* Ста­тис­ти­ка бу­ен­ча, ха­лык­ның якын­ча 10 про­цен­тын­да ише­тү бе­лән бәй­ле  проб­ле­ма­лар бар. Шу­лар­ның өч­тән бе­рен­дә бу авы­ру көч­ле му­зы­ка тың­лау ар­ка­сын­да ки­леп чык­кан.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев