Колагыннан тарт та, маңгаена чирт!
Безнең һәрберебез дә аңа ничә яшь икәнен белә. Ә менә бу дөньяда ничә көн яшәвебез безгә билгесез. Кайбер илләрдә яшәгән көннәрнең түгәрәк датасын үткәрү бәйрәме бар икән. Беренче итеп, туган көн бу дөньяга килеп, 1000көн яшәгәннән соң үткәрелә.
Электән килгән гадәт
Безнең ерак бабаларыбыз, кешене туган көнендә бәла-казә көтә дип уйлаганнар. Шуның өчен туган көне булган кеше янында аны сакларга дип туганнары, дуслары җыелган. Алар, янәсе, үзләренең бүләкләре һәм изге теләкләре белән туган көнен үткәрүче кеше яныннан шайтаннарны "куып җибәрә алганнар". Туган көнне теләк уйлап, торттагы шәмнәрне өреп сүндерү - шулай ук бик электән килүче гадәт. Мәҗүсилек вакытында кешеләр үзләренең Аллаларына үтенеч белән мөрәҗәгать итеп, аңа багышлап шәм куеп, өреп сүндергәннәр ди.
Колагыннан тарт та, маңгаена чирт!
Безнең илебездә туган көнен үткәрүченең колагыннан тартсалар, Англиядә аны өскә чөеп, идәнгә төшерерәләр, ә Израильдә урындыкка утыртып өскә күтәрсәләр, Испаниядә маңгаена чиртерәләр икән. Ә менә Канадада туган көнен үткәрүченең борынын май белән буяп куялар. Шулай эшләсәң, бәла-казалар туган көн үткәрүчене борыныннан тота алмыячак дигән ышану йөри икән. Неапольдә исә маңгайга бу көнне буяу белән тамга сөртеп куялар.
Кунакларны чипсы белән сыйлыйлар
Италиядә туган көнгә күп кеше чакыру гадәте бар. Туган көнгә бөтен классны, укыган төркемдәшләрне чакырылар. Бәйрәм табынына, гадәттә, чипсы, попкорн, пицца, печенье һәм, әлбәттә, торт куела. Франциядә туган көнгә кунакларны шимбә яисә чәршәмбегә чакыралар, чөнки бу көннәрдә балалар укырга йөрми. Бәйрәмгә чакыру кәгазьләре кунакларга бер атна алдан таратылырга тиеш, чөнки һәр чакырылган бала, бәйрәм үткәрүчеге килә алуы турында шалтыратып төгәл җавап бирергә тиеш була. Һәр килгән балага, туган көнен үткәрүче кечкенә генә бүләкләр биреп җибәрергә дә тиеш икән. Гвинеядә исә, туган көн - иң зур бәйрәмнәрнең берсе дип санала. Бәйрәмгә балалар әти-әниләре белән килә. Башта бәйрәм табыны нәниләр өчен әзерләнә. Ризыклар монда кечкенә тәлинкәләргә салып чыгарыла. Тортка куелган шәмнәрне сүндергәч, кунаклар бүләкләрен тапшыра башлый. Шуннан соң гына барысы да ашарга керешәләр. Тагын бер үзенчәлек -биредә бәйрәм табыны артында утырып түгел, ә басып ашыйлар.
Патшабикә үзе котлый
Юбилей даталары булып бик күп илләрдә 10, 30, 50 яшь тулу көннәре санала. Туган көн числосы белән яшь саны туры килгән көнне, мәсәлән, 15нче числода 15 яшь тулса, алтын туган көн дип атыйлар. Кайбер илләрдә туган көн йоланың бер өлеше буларак үткәрелә. Мәсәлән, яһүд малайлары 13 яшь тулган көнне бар-мицву, ә кызлар 12 яшь тулган көнне бат-мицву бәйрәмен үткәрәләр икән. Латин Америкасында кызларның 15 яшь тулган көне - квиценера дип атала. Бу көнне кызберенче тапкыр озын үкчәле туфли киеп, әтисе белән вальс биергә тиеш була. АКШта исә, күп яшүсмерләр "баллы 16 яшь", Голландиядә 5, 10, 15, 20, 21 яшь тулган көннәрне зурлап бәйрәм итәләр. бигрәк тә зурлап бәйрәм итәләр. Бу көннәрдә туган көн үткәрүчегә зур бүләкләр бирелә, аның утырган урыны да ленталар, шарлар, чәчәкләр белән бизәлә. Англиядә 80, 90, 100 яшен тутыручылар патшабикәдән шәхси котлау ала икән.
Туган көнсез калганнар!
Гарәп илләрендә менә, бәйрәм итү тыелмаган булса да, туган көн үткәрү гадәте юк. Японнарга исә туган көн бәйрәмен үткәрү гел дә "тәтеми" икән. Анда бу көнне, туган көн үткәрүчене түгел, ә аның әти-әнисен котлыйлар. 3, 5 һәм 7 яшьлек сабыйлар өчен туган көн берьюлы барысы өчен дә үткәрелә. Ул "Сито-Го-Сан" дип атала. Иң кызганычы - бу көн баланың үз туган көне числосына туры килмәскә дә мөмкин. Япониядә туган көнгә бүләкләрне бары тик 60, 70, 79, 88 һәм 99 яшь тулган көнне генә бүләк итәргә ярый. Хатын-кызларның туган көннәре бик озак еллар дәвамында язылып та бармаган. Туган көн бәйрәмен үткәрү рөхсәтен хатын-кызлар арасында беренче булып Клеопатра алган.
1000 көнеңне тутырдыңмы?
Безнең һәрберебез дә аңа ничә яшь икәнен белә. Ә менә бу дөньяда ничә көн яшәвебез безгә билгесез. Кайбер илләрдә яшәгән көннәрнең түгәрәк датасын үткәрү бәйрәме бар икән. Беренче итеп, туган көн бу дөньяга килеп, 1000көн яшәгәннән соң үткәрелә.
Дару - кыйммәтле бүләк
Борынгы Көнчыгышта кылыч, пычак кебек очлы предметларны бүләк итү - дуслыкны өзүгә яный дип санаганнар. Әгәр дә бүләк итәргә теләгегез бик зур икән, «явыз көчләрне куар өчен», булачак хуҗасы аның хакын түләп алырга тиеш. Грециядә исә булавка, шпилька, брошка кебек бизәнү әйберләрен бүләк итүне бәхетсезлек алып килүгә юрыйлар. Борынгы греклар бу бәхетсезлекне бетерү юлларын да белгәннәр: бүләк аласы кешенең уч төбенә шул бүләк энәсе белән кадарга гына кирәк икән. Бүләккә кулъяулык бирү дә аерылышу һәм күз яшьләре белән тәмамлана, диләр. Шунысы кызык: әле кайчан гына чиккән кулъяулыклар... кыйммәтле бүләк дип саналган! Франциядә гасыр башында шундый юрама яшәгән. Дустанә мөгамәлә булганда, шигырьләр томын ир-атларга һәр хатын-кыз бирә алган. Ә ир-атларның исә шоколад, хат, шигырь, чәчәк сакларга бизәкле тартмалар бүләк итүе аларның дәрәҗәсен генә арттырган. Борынгы чорларда даруларны да бәллүр савытларга салып, кыйммәтле бүләк рәвешендә тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев