Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Яңа ачышлар: ияреп йөри торган чемодан

Чыбыксыз зарядка, кеше артыннан үзе ияреп йөри торган чемодан, акча түли торган йөзек, очкылыкны бетерүче кәнфит – чынлыкта да бар.

Кеше — планетабызда иң акыллы җан ияләренең берсе. Һәм ул элек-электән яңалыкларга омтылып яшәгән. Борынгы заман кешесенең таш белән эш иткәнен һәм очлы корал ясарга өйрәнгәнен барыбыз да белә.

Ә бүгенге көндә инде без электр һәм интернет кебек цивилизация байлыкларыннан файдаланабыз. Шуңа күрә һәр көн саен диярлек яңадан-яңа ачышлар барлыкка килүе гаҗәп түгел. Кешелек дөньясы төрле өлкәләрдә меңләгән инновацияләр уйлап таба, технология һәм фән үсешендә гаҗәеп уңышларга ирешә. Һәм, иң сөендергәне, беркем дә ирешелгәннәрдә генә тукталырга җыенмый.

Сөйләшүне үзе башлый торган робот

Роботлар инде яңалык түгел дә кебек. Әмма аларның да яңа төрләрен уйлап табып торалар. Әгәр дә сөйләшер кешең булмаса, каршыңа утыртып, робот-дус белән аралашып алырга була. Ул Wi-fi белән эшли торган җайланма. Робот –  ясалма интеллект һәм тавыш белән идарә итүче ярдәмче. Ул сөйләшүне үзе башларга, кешегә файдалы мәгълүматлар җиткерергә сәләтле. Әлеге робот ярдәмендә кешенең сәламәтлеген дә бәяләргә мөмкин.

Машиналар урынына очу аппараты

Япония галимнәре бөкеләр проблемасын тулысынча бетерергә вәгъдә итә. Алар машиналар урынына очу аппараты тәкъдим иткән. Ул 500 метр биеклектә 100 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итә һәм 500 килограммга кадәр йөк ташый ала. Иң мөһиме, ул тавышсыз оча һәм зарарлы матдәләр чыгармый. Беренче сынаулар инде 2020 елда үткәрелгән. Ә быел SD-03 моделе тизлек һәм очыш вакытын тагын да камилләштергән. 2023 елда компания Япониядә очучы таксиларның беренче сервисын эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Алар һава киңлегендә төрле бурычлар үтәячәк. Әйтик, тиз арада беренче ярдәм күрсәтү.

Чыбыксыз зарядка

Сыгылмалы смартфон һәм компьютер экраннарына өстәп, быел беренче чыбыксыз зарядка җыю җайланмасы уйлап тапканнар. Xiaomi компаниясе үзенең Mi Air Remote эшләнмәсен тәкъдим итте. Ул, телефон энергия җыйганда, чыбыкларсыз эшләүне күздә тота. Шунлыктан телефонга хәтта берничә метр ераклыктан да  зарядка җыярга мөмкинлек бирә.

Кабат кулланыла торган кәгазь

Язганда һәм пичәтләгән вакытта бер үк кәгазьнең бер генә тапкыр файдалануы табигатебезгә зыян сала. Сингапурдагы Нанян технология университеты белгечләре яңа төр кәгазь тәкъдим иткәннәр. Аны ким дигәндә сигез тапкыр файдаланырга мөмкин булачак. Һәм ул агачтан түгел, ә серкәдән ясала. Бу кәгазьне хәтта төсле принтерда да кулланырга мөмкин. Кәгазьдәге иске язуны эшкәртү эремәсе ярдәмендә бетереп була. Шул рәвешле тонер тулысынча, кәгазьгә зыян китермичә, юкка чыгачак.

Акыллы чемодан

Кеше артыннан ияреп йөрүче чемоданны күз алдына китерә аласыңмы? Калифорниядә әнә шундый робот чемодан уйлап тапканнар.  Чемодан, хуҗасы артыннан калмыйча йөргән эт кебек, үзе ияреп йөри. Ул вертикаль һәм горизонталь хәлдә бара ала, тизлеген 10 км/сәгатькә кадәр арттырырга сәләтле. Бу хәл гади чемоданга мотор урнаштырганнан килеп чыга. Шулай ук, акыллы чемодан урлауга каршы торучанлыгы белән аерылып тора. Ул хуҗасына сигнал ярдәмендә хәбәр итә һәм тәгәрмәчләре хәрәкәт итүдән  туктый.

Акча түли торган йөзек

Акчаны кесәдән чыгармыйча гына (карта ярдәмендә) без инде түли беләбез. Бу процессны тагын да җиңеләйтү ниятеннән, җайлырак ысул – йөзек ярдәмендә түләү системасын уйлап тапканнар. Хәзер хәтта кәгазь акчаны,  картаны алып та торасы юк, ә кулдагы йөзек белән генә түләп була. Бу акча янчыгы һәм күпләп пластик карталар йөртмәс өчен дә уңайлы. Йөзек гипоаллерген материалдан эшләнә, су үткәрми һәм зарядка таләп итми. Аны контактсыз түләү терминалы булган һәркайда кулланырга мөмкин. Югалткан очракта, счетны да тиз арада ябарга була. 

Тынычландыручы песи

Япон белгечләре катлаулы һәм югары технологияле гаджетлар гына түгел, ә гади әйберләр ясарга да оста. Әйтик, кешелек өчен әллә ни кирәк булмаган стрессны җиңү уенчыгы. Карап торышка ул гади уенчык кебек. Тик аның бер сере бар... Бармакны авызына каптыргач, ул тешләре ярдәмендә эләктереп ала һәм шул рәвешле стрессны җиңәргә булыша.

Брайль шрифты

200 елллар чамасы элек күрү сәләтен югалтканнар өчен махсус шрифт уйлап табылган. Бу 15 яшьлек Луи Брайльнең казанышы. Нәкъ менә ул бөтен дөньяга билгеле булган «кабарынкы» шрифт булдыра. Луи Брайль 5 яшендә сукыр кала. Сәләтен үстерү, белемен арттыру өчен укый алмавы малайны бик борчый. Шуңа күрә ул күрмәүчеләр өчен махсус шрифт булдыра.

Файдалы кәнфит

13 яшьлек Меллори Кивман бик озак вакыт очкылык тотып интеккән. Ул су да эчеп караган, сулышын да тоткарлаган, тик очкылык тотуы һич кенә дә  бетмәгән. Шулай итеп аңа очкылыктан булышучы кәнфит ясау идеясе килгән.

Ул өч гади ризыктан – шикәр, алма сиркәсе һәм леденец кулланып яңа төр дару ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев